Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Эдуард хаҗи Ганиевның рухына дога кылдык

Җомга намазында икенче сыйныф шәкерте Камил Мостафин вакытның кадерен белү турында вәгаз сөйләнде.


cef4114b-c6f4-4123-ac5f-c448e83bb422.jpg


Җомгадан соң олы йөрәкле, сәдака җәрияне күп эшләгән затлардан, бүген безнең арабыздан бакыйлыкка күчкән, Эдуард хаҗи Ганиевның рухына дога кылынды! Аның изге гамәлләре җылы итеп искә алынды.


9d09da1b-7499-433e-a655-9c18cc35c661.jpg


Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, озак еллар буе Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы булган милли җанлы меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр шәхес  Эдуард хаҗи Ганиев үзенең игелекле эшләре белән күпләргә яхшы таныш шәхес.  «Түгәрәк уен» фольклор фестивале, «Кулаткы укулары» кебек киң масштаблы чаралар Эдуард Ганиев исеме белән бәйле. Эдуард хаҗи озак еллар безнең мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торып хезмәттәшлек итте. Аның ярдәме белән дистәләгән имамнар мәдрәсәдә белемнәрен күтәрде. Ул һәрвакыт татар халкын, якташларын яклап чыкты, туган проблемаларын чишүдә көчен кызганмады. Үзенең тоткан кыйбласына ул һәрдаим тугры булып калды. Мөселман җәмәгатчелеге аның фидакрь хезмәтләрен югары бәяләп Габделхак хәзрәт Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясенә лаек диеп тапты.


 

Мәдрәсә җитәкчелеге, мөгаллимнәре һәм шәкертләре Эдуард Әнвәр улы вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

 

Мәрхүмне 9 февраль көнне Сарытауда җирләячәкләр.