Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ректор представляет медресе - Ректор мәдрәсә белән таныштыра


Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге КЮММ ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин

 

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе - югары һөнәри дини белем йорты. Аның төп максаты - Татарстаныбыз дөньяның татар төбәкләре өчен яхшы белемле, милли җанлы имамнар мөмкин кадәр күбрәк әзерләү.

1990 елда Чистайда ачылган дәвамында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Югары мөселман мәдрәсәсендә 1991 елда Габделхак хәзрәт Саматов, аның шәкертләре белән Казандагы Кабан арты мәчетенә (Һади Такташ урамы, 26 йорт) күчеп кайтып укый башладылар. Мәдрәсәнең ректоры -мәчетнең имам-хатыйбы Исхак хәзрәт Лотфуллин иде. 1993 елның 5 ноябрендә Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре советында теркәлеп, мәдрәсә 4 еллык белем бирү статусын алды. 1996 елда октябрь аеннан ректор итеп Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләнде. Казан шәһәре хакимиятенең башлыгы карары белән 1998 елның август аенда мәдрәсәгә Мәҗит Гафури урамындагы «Ал мәчет» бинасы (67 йорт) кайтарылды. Бу чара мәдрәсәдә укыту шартларын югары дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирде.

2000 елда ТҖ МДН фәрмәне нигезендә (329/1) мәдрәсә 5 еллыкка үзгәртелде. Мәдрәсәдәге укыту формалары һәм программалар яңадан каралды. Дини фәннәр белән бергә гарәп, татар телләре, татар халкы тарихы, информатика, хокук һәм умартачылык кебек дөньяви дәресләр кертелде. Ислам дине һәм татар тарихын, Исламның бабайларыбыз төзегән дәүләтләрдәге урынын яхшы белү, бай рухи мәдәниятебез җәүһәрләре белән танышу - милләтнең язмышы хәл ителгән бүгенге катлаулы чор өчен аеруча кирәк. Шәкертләр татар телендә вәгазь, нотык, мәкаләләр язарга өйрәнә. Язганнарын үзләре үк компьютерда җыялар, калыпка салалар, фоторәсемнәрне эшкәртәләр, чөнки мәкалә, вәгазь язучы, эзләнүче, компьютерда эшли белүче шәкерттә өмет бар. Аңардан яисә Габденнасыйр Курсави, Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаеддин Фәхреддин кебек дин әһеле, яисә Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури сыман әдип, яисә Камил Мотыгый, Фатыйх Кәрими шикелле газета-журнал мөхәррире чыгар...

Мәдрәсә Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән уку-укыту лицензиясе нигезендә эшли. Хәзерге көндә укыту өч бүлектә алып барыла: көндезге, кичке һәм читтән торып уку. Мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә 60 шәкерт 4 ел белем ала, бишенче курста алар авыл мәчетләрендә практика уза һәм диплом эше яклый. Имам булып ике ел эшләгәч, кулларына диплом тапшырыла. Читтән торып уку бүлегендә 50 шәкерт өч ел гыйлем ала, өч еллык кичке бүлек эшли, атнага өч көн ир-атлар һәм хатын-кызлар укыйлар. Шәкертләр географиясе һәм контингенты төрле: алар арасында Татарстан авылларыннан һәм шәһәрләреннән, РФ төбәкләреннән килүчеләр бар. Шәкертләр тору урыны һәм көненә 3 тапкыр ашау белән бушлай тәэмин ителәләр.

20 елдан артык эчендә яңа шартларда эшләп, мәдрәсә 1500 чамасы шәкерт укытып чыгарды. Аларның күпчелеге бүген имам-хатыйблар булып Татарстанның район үзәкләрендә, авылларында, шулай РФ төбәкләрендә мәчетләрдә халкыбызга иман нуры тараталар, җомга намазларында татарча вәгазьләр сөйлиләр, мәдрәсәләр ачып татар телендә дин гыйлеме бирәләр.

Ана телендә гыйлем бирү - безнең мәдрәсәнең төп максаты, чөнки татар милләтен саклап калуның ике юлы - туган телне белү һәм Ислам дине. Хәзерге заманда җәмгыятебезнең рухи өлкәсендә билгеле бер бушлык хөкем сөргәндә, милли үзаңыбызны уятуда, мәдәниятебезне саклауда, халкыбыз тормышының башка өлкәләрен яңартуда һәм җәмгыятькә үтеп кергән, яшь буын өчен куркыныч афәтләргә каршы Ислам динен акыллы рәвештә файдалану аеруча әһәмиятле мәсьәләгә әверелә. Исламның табигате һәм тәрбиясе Адәм балаларының җан сафлыгын һәм сәламәт рухын, милләтләрнең татулыгын һәм бердәмлеген, иҗтимагый тотрыклылыкны саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә.

Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз. Менә шушы рәвешле эшләүдән, бөртекләп җыюдан Адәм баласы үзенең максатына акрынлап ирешә. Матди авырлыклар булуга карамастан, мәдрәсәнең базасы елдан-ел ныгый. Мәдрәсә эчтән матурлана: 2002 елда ашханәдә, 2003 елны гыйбадәтханә залында ремонт булды, сыйныф бүлмәләре арасында аеруча 1 сыйныф аудиториясе ямьле, якты һәм җылы. 2004 елда су, электр челтәрләре яңартылды, 2005 елда «Ал мәчет» янындагы иске торак биналарын мәдрәсәгә кайтарып бирделәр. Димәк, тагын да киңәю, бер комплекс булу мөмкинлеге бар, киләчәккә өметләр зурдан, бирсен Ходай! Читен проблемаларны, уку-укыту өлкәсендәге кыен мәсьәләләрне мәдрәсә ректоры, мөгаллимнәрнең педагогик киңәшмәсе, мәдрәсә идарәсе, иганәчеләре белән бергәләп хәл итә. 20 еллык артык эшләп тәҗрибә туплаганнан соң КЮММ җитәкчелеге, мөгаллимнәре, хезмәткәрләре яңа көч белән эшләрен дәвам итәләр.

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә безне ярдәменнән ташламасыи, эшләребезне гел уңай хәл итсен иде!