Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

“Укыган ил узар, укымаган ил тузар!”

Мәдрәсәдә читтән торып укучыларның  җәйге сессиясе тәмамланды.  Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән  килгән илледән артык дин әһеле  янәдән ике атнага  парталар артына  утырды.


Шәкертләр үзләре әйткәнчә мәдрәсәдә укуларны зарыгып көтеп алалар. Алар  мәхәлләдә эшләү дәверендә туган дини вә дөньяви сорауларны җыеп торалар, дини агартуда булган уңышлары белән уртаклашырга атлыгып торалар.     Мәдрәсә мөгаллимнәре дә укучыларны сагынып көтеп алалар. Чөнки илебезнең төрле төбәкләрендәге мәхәлләләрнең, андагы безнең шәкертләрнең  ни рәвешле эшләве безнең өчен бик мөһим.


Укулар дәверендә  читтән торы пуку бүлеге шәкертләре танылган дин әһелләре һәм милләт зыялылары белән очрашты.  Укучылар алдында  Татарстаннның Баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев,  Татарстанның  атказанган һәм халык артисты, профессор, җырчы Миңгол ага  Галиев,  Русия Гуманитар  фәннәр академигы, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстандагы комиссия әгъзасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Энегель әфәнде Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор Наиль хаҗи Таиров чыгыш ясады.


Җәлил хәзрәт  шәкертләргә:  «Халыкның”Уку энә белән кое казу “дигән мәкален һәркайсыгыз белә. Уку бер дә җиңел эш түгел, ул бик күп көч һәм тырышлык таләп итә. Кызу җәй көннәре булуга карамастан, гыйлем өстәргә килүегез бик шатлыклы күренеш. Үзегез дә укыгыз,  мәхәллә халкын да укытыгыз. Безнең көч гыйлемдә”, дип үгет-нәсыйхәт бирде.


Бу олы шәхесләр сезгә  иманда тугрылык, милләтпәрвәрлек дәресләре бирде диеп ассысызыклады, килгән кунакларга рәхмәт әйтеп Ильяс хәзрәт һәм тагын шундый очрашулар булып торсын диеп дога кылды.


Энегель әфәнде Таһиров,  очрашу барышында, Ильяс хәзрәткә,  аның милли гореф-гадәтләрне саклауда хезмәтләре өчен  ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институты профессоры исеме бирелү турында игълан итте.  Ул мәдрәсә мөдиренә  моның билгесе  булган тасманы һәм дипломны тапшырды.