Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Казанда VIII Саматов укулары үтте

Әлеге чарада Россиянең күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре, Россиянең татарлар, мөселманнар яшәгән башка төбәкләреннән, шул исәптән Ульян һәм Самара өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округынан килгән дин әһелләре, хәзрәтнең балалары һәм туганнары катнашты. Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләделәр.

Мөфти хәзрәтләре Габделхак хәзрәт Саматовның Идел-Урал төбәгендә Исламны тарату, анда яшәгән мөселман татарлар арасында традицион ислам яңарышында бәяләп бетергесез зур роль уйнаганын ассызыклап үтте. Үзенең чыгышында ул аерым басымны кабат татарларның милли гореф-гадәтләре һәм мәдәниятен, туган телләрен саклап калу мәсьәләсенә ясады. “Аллаһы Тәгалә безне татарлар итеп яраткан һәм әманәт итеп шушы зур бүләкләрне тапшырган. Безнең бурыч – телебезне, милләтебезне, мәдәниятебезне һәм динебезне саклап калу”, - дип өстәде Камил хәзрәт.

Чара кысаларында традиция булып киткән “Рухи мирас” премиясен тапшыру да башкарылды. Мөфти кулыннан дини-милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге премияне быел Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев алды. Төрле елларда шушы бүләккә Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәт, Әлбир хәзрәт Крганов, Ильяс хәзрәт Җиһаншин кебек дин әһелләре лаек булды.

1_DSC00852_1.jpgБүләкләр тапшыруны шулай ук “Таян Аллага” конкурсында җиңүчеләр дәвам итте. Әлеге әдәби бәйгедә быел бер Гран-при һәм алты премия бирелде.

Конференциядә чыгыш ясаган барлык кунаклар да бертавыштан Габделхак хәзрәт Саматовның тормыш юлы мөселманнар өчен иң катлаулы булган вакытка туры килүен әйтә. Ул СССРда дәһрилек җәмгыятендә үзенең вәгазь, үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, соңрак, Советлар Союзы таркалганнан соң да, үзенең эшчәнлеген әһле сөннәт вәл җәмәгать традицияләрен чит ил ислам секталарыннан һәм традицион булмаган агымнар агышыннан саклауга багышлый.

Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Габделхак хәзрәтнең нәсел дәвамчысы, улы, Ханты-Манси автоном округы мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов бөек шәхес турында шәхси истәлекләре белән уртаклаштылар. Таһир хәзрәт Татарстан Диния Нәзарәтенә оештырган чара өчен үз рәхмәтен белдерде һәм республика мөфтиятен Россиядә иң көчле итеп бәяләде.

Конференция Габделхак хәзрәт Саматовның тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлегенә багышланган фәнни чыгышлар белән дәвам итте.