Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Габделхак хәзрәт Саматовның хәләл җефете белән хушлашу узды - җеназа намазы укылды

Бүген - 8 нче август көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ишегалдында күренекле галим, имам-хатыйб, казый Габделхак хәзрәт Саматовның хәләл җефете Кәүсәрия Миншакир кызы Саматова белән хушлаштык, мәрхүмәнең рухына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров җеназа намазы укытты.
Габделхак хәзрәт Саматов мәдрәсәбезне оештыручы һәм аның беренче директоры, мөгаллиме иде. Алар Кәүсәрия абыстай белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр.
Кәүсәрия Миншакир кызын соңгы юлга озатырга туганнары, дин әһелләре, мәдрәсә мөгаллимнәре җыелган иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да уртаклашты. Раббыбыз Кәүсәрия Миншакир кызының гөнаһларын ярлыкасын, сират күперләрен үткәндә, рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде!

Мәрхүмне Яңа татар бистәсе зиратында ире Габделхак хәзрәт Саматов янәшәсендә җирләделәр.