Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Читтән торып уку бүлеген тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды

14 нче июль көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамлаучы шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Алар өч ел уку дәвамында зачет-имтиханнарны тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, "Имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме" квалификациясенә ия булдылар.
Диплом тапшыру чарасында мәдрәсә остазлары һәм Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Алар дини гыйлем алуның адәм баласы тормышында бик мөһим урын алуы турында сөйләде. Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гыйлем алып кына түгел, аны таратырга да кирәклек турында әйтте. Кешеләрне дингә чакырганда шәхси үрнәкнең зур урын алып торуына басым ясады.
Чыгарылыш курс шәкертләрен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мөфти исеменнән тәбрикләде.


Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин чыгыш ясый.jpg

Имам-хатыйб булып эшләүнең зур вазыйфа булуы турында әйтте һәм мәхәллә белән эшләүдә уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин шәкертләрне дини хезмәткә чакырды. “Шәкертләрегез күп булсын. Шәкертләрегезне, туганнарыгызны дини уку йортларына укырга җибәрегез”, – дип үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде ул.
Уку барышында, сессия дәвамында шәкертләр өчен һәркөнне очрашулар, мастер-класслар үткәрелде. Чалма чалу тәртипләрен өйрәнү, умартачылык серләренә төшенү, имамнарның вәгазь-нәсыйхәтләрен алу өчен бар мөмкинлекләр тудырылып, очрашулар оештырылды.
Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мәдрәсә завучы Аяз хәзрәт Мингалиев дини гыйлем алуда туктамауның кирәклеге турында әйтте.
Шуннан соң Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кулыннан дипломнар бирелде. Мәдрәсәбез остазы Хәйдәр хәзрәт Койрыков җомга намазын укытты.
Мәдрәсәнең быелгы чыгарылышы дини юнәлештә эшләүчеләрнең күп булуы белән аерылып торды. Читтән торып уку бүлеген тәмамлаучылар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Мәскәү, Ульян, Свердловски, Түбән Новгород өлкәләре, Башкортстан, Мари-Эль Республикасыннан, Пятигорски шәһәреннән вәкилләр бар иде.