Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсә шәкертләре физик әзерлекләре нык икәнен күрсәтте
Мәдрәсәбез шәкертләре, мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт һәм физкультура укытучысы Рафаиль хәзрәт җитәкчелегендә, уку йортыбызның спорт мәйданчыгында физик күнекмәләре буенча имтихан бирергә җыелды. Алар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Россиякүләм физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын тапшыруда катнашалар. Аның максаты һәм бурычлары: сәламәтлекне ныгыту, шәкертләрне физик яктан чыныктыру, физкультура һәм спортны киңрәк җәелдерү, милли спорт төрләрен үстерү, көч, чыдамлылык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү.
Сынау нормативларын үтәүдә безнең мәдрәсә мөгаллимнәре дә катнашты. Шәкертләрнең хәзерлекләрен күрер өчен Киров өлкәсе мөфтие, заманында мәдрәсәбезне тәмамлаган Нияз хәзрәт Кашапов, танылган җырчы Нияз Җәләлов та килгән иде. Чара Коръән аятьләре укып, дога кылу белән башланып китте. Аннан шәкертләр нормативны үтәргә кереште.
Шәкертләр бу юлы үзләренең физик әзерлекләрен идәннән этелү буенча тапшырдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча бүген алар чыдамлык сыйфатлары ягыннан яхшы әзерлекләре булуын күрсәттеләр. Беренче урынны Хаҗимуратов Фидаил алды. Ул идәннән 70 мәртәбә этелде. Икенче урында 52 күрсәткече белән Тарисов Адель. Өченче урынны 50 тапкыр этелеп Вильданов Ислам алды.
ГТО нормативларын үтәүдә көндезге бүлек шәкертләре катнашты. Намаздан соң җиңүчеләрне бүләкләү узды. Аларны яхшы нәтиҗәләр белән мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт һәм физкультура мөгаллиме Рафаиль хәзрәт котлады.