Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

“Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара

Бүген, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы үтте. Форумга Россия Федерациясенең 77 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 дин әһеле һәм кунак килде. Пленар утырышта хөкүмәт әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья Татарстан конгрессының Милли шура әгъзалары һ.б. катнашты.


DSC_9386.jpg


Һәр елдагыча, форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелды, делегатлар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнде.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Ул татар халкын бәйрәмнәр генә түгел, Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау итеп җибәрелгән афәтләр, кайгылар да бердәмлекне ныгыта дип, 6нчы майда Омск өлкәсендәге Каракүл авылы, 8нче майда Курган өлкәсенең Йолдыз татар авылында чыккан янгыннарда милләттәшләр күрсәткән гуманитар ярдәмне телгә алды.  


DSC_9396_1.jpg



Алга таба сүз мөфтиләргә бирелде. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин эшчәнлек, тәҗрибә, планнары белән бүлеште, Казанда шушы көннәрдә үткән фәнни җыен нәтиҗәләренә тукталды, былтыр Россиядә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын билгеләп үтүнең тәэсирләре белән уртаклашты. 


Көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләшүне алга таба Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәвам итте. Ул 2022 елның вакыйгаларга бай булуын искәртте һәм Россия өммәте өчен күбрәк уңай үзгәрешләрне санап китте: 1100-еллыкны билгеләп үтү, ислам финансларын кертеп җибәрү өчен эксперимент эшли башлау, тукталып торганнан соң хаҗ кылырга мөмкинлек ачылу, Мәскәүдә мәчет салу өчен урын бүлеп бирелү, Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә иң эре мөселман уку йортлары өчен яңа корпуслар төзелү... Шул ук вакытта Камил хәзрәт җәмәгатьнең игътибарын күңелсез хәлләргә дә юнәлтте. Мисал итеп ул Кургандагы янып беткән Эчкен авылын китерде, шулай ук “Сахих әл Бохари”ның бер тәрҗемәсе тыелуны атады. Соңгысы уңай хәл ителсә дә, мөфти шуңа охшаш ситуация тагын килеп чыкмас, дип беркем ышандыра алмавын кисәтте: 


DSC_9601.jpg


– Бу вакыйгадан Россия мөселманнарына үзләре өчен дөрес нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, ул, һичшиксез, безгә сабак булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, чөнки проблеманың төбендә судларның гаделсез карарлары түгел. Проблеманың асылы – мөселман китапларына дини-фәнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясалу. Китапларның текстларын экстремистик дип шуның нигезендә таныйлар. Ягъни Россиядә дини әдәбиятка экспертизаны тиешле әзерлеге булмаган белгечләр ясый. Югыйсә, басылып чыкканчыга кадәр, китап мөселман-дини экспертиза аша үтсә, күп сораулар үзеннән үзе хәл ителер иде, – дип аңлатып үтте ул. 

Камил хәзрәт мәсьәләгә чишелеш тә тәкъдим итте: шуның беренчесе – татар дин әһелләренә дини хезмәтләрне татар телендә язу һәм бастыру: “Татарча язылган дини əдəбиятның тыелганы юк. Шул ук вакытта татар дини-илаһияткə, татарча китаплар базары үсеше өчен дə саллы өлеш кертелер иде”.

Камил хәзрәтнең тагын бер тәкъдимен дә яңгыратты: 

- Һичшиксез, бүген безгə дини əдəбиятны тикшерү өчен Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк. Ул мөселман басмаларының язмышын судка кадəр дə, суд эше барган вакытта да хəл итəргə ярдəм итə алыр иде. Экспертлар шурасы шул ук вакытта көн кадагындагы мəсьəлəлəрне берəм-берəм түгел, ə җыелып, уртак көч белəн чишə алыр иде. Алар күп: мəктəп һəм бакчаларда хəлəл туклану, мəчет-мəдрəсəлəрнең җитмəве, хиҗабны тыю һ.б. Хəзер менə дини əдəбиятны судларда тыю проблемасы килеп басты.


DSC_9662_1.jpg


Мөфти хәзрәт шулай ук татар дин әһелләренә Татарстан мөфтияте һәм “Хозур” нәшрияты ярдәмен дә тәкъдим итте: “Татарстан Диния Нәзарәтенең уңай тәҗрибәсе бар - бездә экспертлар шурасы эшли, ул китапларны дөньяга чыгарганчы тикшерә, шул рәвешле басмаларны тыюдан үзенә күрә бер саклык чарасы күрелә”, – дип җиткерде Камил хәзрәт һәм Диния Нәзарәтенең фундаменталь басмаларны башка мөфтиятлəр белəн хезмəттəшлектə чыгару тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Билгеле булганча, “Сахих аль-Бухари» в версии Зубдат” китабын һəм “Калям Шариф. Перевод смыслов” хезмəтен Татарстан мөфтияте Дагыстан мөфтияте белəн бергə əзерлəп бастырды.


DSC_9529.jpg


Пленар утырыш Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Ринат хәзрәт Раев, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, “Хөсәения” мәдрәсәсе директоры Әлфит хәзрәт Шәриповның чыгышлары белән дәвам итте.


DSC_9780.jpg


Катнашучыларның игътибарып Әлбир хәзрәт Крганов дини һәм милли үзенчәлекләрне саклап калу мәсьәләсенә юнәлтте: “Аллаһыга мең шөкер, дини уку йортларының күбесе Татарстанда урнашкан. Ләкин, кызганычка каршы, Ислам югары уку йортларын тәмамлаган яшь татар белгечләребез Россиянең ерак регионнарына китәргә теләми. Бик күп мәчетләрдә имамнар җитми. Яшь дин әһелләрен тәэмин итү мәсьәләсе бик күптәннән хәл ителми тора”, – дип ассызыклады ул.


DSC_9736_1.jpg


Мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Татар мәдрәсәләре – татарлык терәге” темасына доклад ясады. Ул хәзерге шартларда дини һәм милли тәрбия бирүне, инкыйлабка кадәрге кебек, үзара тыгыз бәйләнештә алып барырга чакырды. “Безнең мәхәлләләрдә, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә милли рух – татар рухы булырга тиеш. Милләт белән дин бергә булганда гына безнең киләчәгебез булыр. Хәзер татар кешеләренә кирәкле милли мәгълүматны тулысынча җиткерә алучылар, безнең халыкның милли һәм дини йөзен билгели һәм саклый торган затлар – имамнар. Безнең татар мәхәлләләре милләтебезнең яшәү рәвешен, төбәк тарихын, гореф-гадәтләре, туган телне, мәдәнияте, әдәбияты, халкыбызның сәнгатен өйрәнү, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләргә сакчыл карашны тәрбияләү үзәгенә әйләнергә тиеш. Имам, авыл җирендә яки шәһәрдә нинди дә булса тарихи мәчеттә эшли икән, аңа мәчет һәм авыл тарихын ныклап өйрәнергә тиеш”, – дип ассызыклады. Үзенең кемлеген – нәселен, кавемен белгән кеше беркайчан да диненнән, теленнән ваз кичмәячәк дип белдерде мәдрәсә җитәкчесе. Ул шулай ук быел февраль аенда Диния Нәзарәте пленумында яңа уку елыннан, барлык мәдрәсәләрдә дә, фәннәрне тулысынча татар телендә укыта башлау карары кабул ителгәнен бәян итте. Аның чыгышыннан мәдрәсәнең шәкертләре Һадиев Нәфис, Хәсәнов Кәрим һәм Шәймәрданов Ибраһим Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләп уздылар. 


DSC_9767.jpg


Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашучыларны терәк һәм киләчәк дип атап, дин әһелләрен бердәм булырга өндәде: бергә телне, гореф-гадәтләрне, динне сакларга, үсеп килүче буынны тәрбияләргә, мәдрәсәләр ачарга һәм традицион булмаган кыйммәтләр белән бергәләп көрәшергә. Татарстан Рәисе Россия җитәкчелегенә ислам динен үстерүгә ярдәм итә торган чаралар үткәрүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде. 


DSC_9792.jpg


Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумы кысаларында уза торган XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Республикасының 14 дәүләт бүләген һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.


print_8861559_6507444.jpg


Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Бикмаев, Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ильяс Биктимиров һәм Кострома шәһәренең «Мөселман дини берләшмәсе» рәисе Ришат Сәйдәшев бүләкләнде. «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе музее мөдире Зөлфәт Мингалиев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетының баш референты Азат Садриев алды.


print_8861559_6507451.jpg


«Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеменә Оренбург татар милли-мәдәни автономиясенең «Яңа вакыт» редакциясе баш мөхәррире Фәннур Гайсәров лаек булды.


print_8861559_6507454.jpg


Тольятти шәһәре дини оешмасы имам-мөхтәсибе Ислам Гомәров, Чувашия Республикасы Татар Согыты авылы авылының имам-хатыйбы Рәфыйк Кадыйров, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз Кашапов, Адыгея республикасының «Дуслык» иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы Юныс Рәхмәтуллинга Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белдерелде.


print_8861559_6507463.jpg


Шулай ук Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар Сафиуллин, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Марсил Фәрхшатов, Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир Йосыповка бүләкләр тапшырылды.


Бу көнне шулай ук мәдрәсәнең уку-укыту бүлеге мөдире, остаз Аяз хәзрәт Мингалеевка һәм мәдрәсәбез шәкерте, танылган хәйрияче Әнәс хаҗи Локмановка Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге “Халыкка хезмәт өчен” билгесе тапшырылды.


751de9be-b0cb-4eed-949b-5016ecab31e5.jpg


Өйлә намазы һәм төшке аштан соң форумда катнашучылар Агросәнәгать паркына барып хәләл продукциясе белән таныштылар. Пленар утырышның дәвамы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узды. 


20230520_155325.jpg


Утырыш алдыннан имамнар һәм кунаклар атаклы хәттат Ришат Сәләхетдиновның калиграфик картиналарын карадылар. Ришат әфәнде заманында безнең мәчет минбәрен һәм михрабын зәвыклы итеп бизәгән шәхес. Күргәзмә зур кызыксыну уятты. Аның белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та танышып чыкты.


20230520_160151.jpg