Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Саратов шәһәрендә Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге Коръән укучылар бәйгесе узды

2023 елның 12 февралендә Саратовта танылган Россия меценаты Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге II Бөтенроссия Коръән уку конкурсы узды. Бәйгене Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте химаясы астында Саратовның «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге оештырды. Оештыруда Эдуард хаҗиның туганнары да катнашты.


IMG_0908-1024x683.jpg


Конкурсны оештыручылар һәм Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт чакыруы буенча, Эдуард хаҗи Ганиев  белән озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән, аралашкан Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт һәм безнең мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Саратовка барды. алар белән сәфәрдә Бөтеньдөнья Татар конгрессы хезмәткәре Баязит әфәнде дә катнашты. 


c4ab75fb-b835-4067-b3fb-1445228c534e.jpg


Татарстаннан килгән кунаклар конкурс чараларында катнашты, Эдуард хаҗи каберен зиярәт итте, өлкә мөселманнары белән очрашты.


IMG_1168-1024x683.jpg


Коръән конкурсында катнашу өчен Россиянең 21 төбәге (Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Карачай-Черкес, Кырым, Донецк Халык Республикасы һ.б.) вәкилләре гариза биргән иде.


IMG_2077-1-1024x683.jpg


Быел Коръән белгечләре (элек халыкара конкурслар призерлары булмаган) өч номинациядә - «Коръәнне яттан сөйләү» (Коръәнне тулысынча уку, 25 яшькә кадәрле яшьтәгеләр), «Коръәннең 5 бүлеге» (күзләре күрмәүче конкурсантлар арасында) һәм «Коръәннең соңгы 3 бүлеге» номинацияләрендә (катнашучыларның яше 14 яшькә кадәр, хафиз булмаганнар) катнашты.


«Бәйгенең максаты - Коръән китабын популярлаштыру, илебез төбәкләренең яшь мөселманнарына үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирү. Шулай ук Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан дин тотучыларны Изге Китапны дөрес укуга һәм ятлауга күбрәк игътибар бирергә чакырырга тырышабыз», - диде «Зейд бин Сабит» үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов.


Эдуард Хаҗи Ганиев исемендәге II Бөтенроссия Коръән уку конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.