Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Тимур хәзрәтне 75 яшьлеге белән тәбрик итәбез

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин безнең мөгаллим Тимур хәзрәтне олуг вакыйгасы – 75 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа шәкертләр тәрбияләүдә керткән чиксез хезмәтләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде, исәнлек-саулык, аңа рәхмәтле шәкертләр теләде. Мәдрәсә остазлары, шәкертләр дә тәбрикләүләргә кушылды һәм иң изге теләкләрен аңа җиткереп догада булдылар.


6ffff1a1e16b00fc67863a89ecc78af1.jpg


Ибраһимов Тимур Яхья улы, 1948 елның 3 нче февралендә, Кыргызстан Республикасы Ош өлкәсенең Базар-Курган авылында туа. 1966 елда Оренбург югары хәрби авиация училищесенә курсант булып укырга кердә һәм 1970 нче елда ошбу уку йортын тәмамлап, хәрби авиация лейтенанты дәрәҗәсе белән Кызыл-Байрак орденлы Төньяк флотка летчик-инженер һөнәре буенча хезмәткә җибәрелә. 1979 елдан Әфганстанда хәрби вакыйгаларда катнаша. 1994 елда хәрби хезмәттән азат ителә.


7e3fc926a40b5eaa83d79f9384459ae8.jpg



1994-1998 елларда Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укый. 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъвәт бүлегендә, соңрак көч структуралары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлегендә эшли. 2006 елда дини белемен күтәрү курсын тәмамлый.


69a80b31-eba7-4977-ba0d-216e1c50d130.jpg


2004 елдан безнең мәдрәсәдә умартачылык дәресләрен укыта башлый. Бүген «Умартачы» һөнәре буенча мәдрәсәбезнең 100 дән артык шәкерте таныклык алды. Аларның һөнәрле булуында Тимур хәзрәтнең өлеше зур. Мөхтәрәм мөгаллимнең шәкертләргә өйрәтерлек тагын бер һөнәре бар. Ул мәдрәсәдә укучыларга чалма чорнарга өйрәтә. Шулай ук ул хәрби-патриотик, ватансөяр тәрбия бирүдә дә актив катнаша. Хәрбиләр янында еш була, мөселман сугышчыларга рухи ярдәм кыла.


976cbb76-9344-48ed-8a3e-27a96fa140b5.jpg