Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Читтән торып укучы шәкертләргә Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев дәрес бирде

Аңа кадәр мәдрәсәдә, читтән торып укучы шәкертләргә, Коръән-хафизлар әзерләү мәркәзе җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин дәрес бирделәр.


IMG-20230107-WA0001.jpg

 

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы шәкертләр хәзерге вакытта республикабызның мәхәлләләрендә тәтбикъ үтә. Кичке бүлек шәкертләре каникулда. Ә уку сыйныфларында читтән торып уку бүлеге шәкертләре гыйлем җыя. Аларның күбесе инде башлыча татарлар яшәгән үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин, я мөгаллим булып хезмәт итә.



Укулар вакытында алар белән күренекле имамнарыбыз һәм милләтебезнең күренекле шәхесләре бик теләп очраша һәм дәрес бирә.

 

20230107_094631.jpg


Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дәрес биреп шәкертләргә мәхәлләдә дәгъвәт эшләрен алып бару, гаиләдә бала тәрбиясе, мәхәллә халкы белән эшләү турында сөйләде, үзенең киңәшләрен бирде, аларның сорауларына җавап бирде. Ул татарлыгыбызны, милли үзаңыбызны саклап калыр өчен мәхәлләдә тырышлык куюның зарурлыгына басым ясады. Үзенең яңа чыккан китабы белән дә таныштырды.


20230107_094648.jpg

 

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Җәлил хәзрәткә шәкертләр белән даими оярашып, дәрес биреп торган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.