Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Казанда гает алдыннан “Рәхмәтулла” мәчете ачылды

Корбан бәйрәме алдыннан, башкалабыз Казанда рәсми рәвештә “Рәхмәтулла” мәчете үз ишекләрен ачып җибәрде. Мәчетнең имамы – безнең мәдрәсә мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Ясәвиев.


DSC_5883_0.jpg


Әлеге сөенечле тантанага Нәзарәт вәкилләре, район һәм шәһәр җитәкчелеге, иганәчеләр, мәхәллә халкы, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар килде. Бәйрәм, Рөстәм хәзрәт мөгаллимлелек иткән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте, татар Коръән-хафизы Камил Мостафин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде:


c0df6eaa-1ddf-4bfe-87fd-d966d8e351ae.jpg


– Аллаһы Тәгалә барыбыздан да риза булсын. Әлеге тантана Корбан бәйрәме алдыннан уза. Аллаһы Раббыбыз бәйрәмнәребезне мөбарәк кылсын! Изге Корбан гаете көннәрендә дә саулык-сәламәтлек белән Аллаһка булган итагатьлегебезне, буйсынучанлыгыбызны Аллаһның биргән нигъмәтләренә бөек корбан йоласы аша шөкрана кылу мөмкинлеген барчаларыбызга да насыйп итсә иде, – дип, мәчет төзелешенә аеруча зур өлешен керткән иганәче Гыймадов Ильяс Фәиз улына Нәзарәтнең медален тапшырды.

Алга таба җыелган халыкны Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде. Тантана барышында шулай ук балалар арасында игълан ителгән рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды, яшь мөселманнар үз иҗатлары аша “Рәхмәтулла” мәчете күренешен сурәтләделәр. Корбан бәйрәме һәм мәчет ачылышы уңаеннан узган бәйгедә җиңүчеләрне “Ханский дом” төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов бүләкләде.


DSC_5933_0.jpg


Бүгенге тантанада катнашучылар тагын бер күркәм вакыйга шәһитләре булды – мәчет янәшәсендә “Бәрәкәт” чишмәсе ачылды. Моннан тыш, җитәкчеләр мәчет янәшәсендә балалар мәйданчыгы булдыру буенча планнары белән бүлеште. Аны быел көзгә ачу планлаштырыла.

“Рәхмәтулла” мәчете төзелеше 2 ел һәм 40 көн барды. Район имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт ассызыклап узганча, моңа кадәр Авиатөзелеш районында мәчетләрнең күпчелеге бистәләрдә төзелде: Төньяк, Кадыш, Борисоглебск, Щербаково, Каравай бистәләрендә. Халык күпләп яшәгән урында мәчет ачылу киңкүләм социаль проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Мәчет төзелгән вакытта ук мәхәллә активы мохтаҗ гаиләләргә ифтар ризыклары, корбан итләре таратты, мескеннәргә кайнар ризык һәм киемнәр өләште. 2020 елда пандемия көчәйгән чорда волонтерлар 110 азык-төлек җыелмасын үз ияләренә җиткерде. 2020 елның 27 ноябрендә мәчет янында мохтаҗларга бушлай ризык өләшү пункты эшли башлады. Игелекле эшләрне мәчет ачылгач зур колач белән дәвам итү ниятләнә.


DSC_6067_0.jpg


Тантанадан соң барлык теләүчеләр өчен ифтар ашы үткәрелде. Аннан биредә беренче гает укылачак.

“Рәхмәтулла” мәчете – Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтендә 8-нче булып ачылучы мәчет. Рухи-мәгърифәт һәм социаль тормыш үзәге булып хезмәт итәчәк гыйбадәтханә Симонов урамы, 2-нче йорт адресы буенча урнашкан. Мәчет 540 метрлы, 2 катлы (цоколь этажы белән бергә), ул берьюлы үзенә 150 кешене сыйдыра ала, дәресләр өчен ике сыйныф бүлмәсе бар.

Төзелеш эшләре 2019 елның җәендә башланып, мәхәллә халкы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән алып барылды. Мәчет төзелгән вакытта ишегалдына куелган вагончыкта намазлар укылды. 2020 елның 30 июлендә, Гарәфә көнендә, ай кую тантанасы узды.