Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә остазы Рафаэль хәзрәт Мифтаховны юбилее белән җылы котладылар

Рафаэль хәзрәткә бу көннәрдә 50 яшь тулды. 2006 елдан ул безнең мәдрәсәдә физик тәрбия буенча дәресләр алып бара. Шәкертләр белән төрле ярышларда катнаша, аларга физик чыныгу нигезләрен сеңдерә. Аны котларга рәсми затлар, имамнар, Россия ислам институты һәм мәдрәсә мөгаллимнәре, аның хезмәттәшләре, мәдрәсә шәкертләре дә килгән иде, Аны олылау алдыннан җиңел атлетикада иң яхшы вакыт күрсәткән шәкертләргә бүләкләр тапшырылды.


ca98e22a-e76e-41a4-b284-e42b40f0d56d.jpg


ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов җомга намазыннан соң, РФ физик культура һәм спорт федераль агентлыгы исеменнән Рафаэль хәзрәткә РФ Спорт министрлыгының Петр Лесгафт ведомство медален тапшырды. Безнең мәдрәсәнең физик культура укытучысы әлеге бүләккә спорт фәнендәге һәм мәгарифендәге казанышлары өчен лаек булды. Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Рушан улы Шакиров юбилярны Россия Мөфтиләр шурасының физик культура һәм спортка дин тотучыларны җәлеп итү буенча күпьеллык хезмәте һәм ислам уку йортларында физик культура укытучысы буларак озак еллар намуслы хезмәте өчен «Казанышлар өчен” медале белән бүләкләде. Озак еллар намуслы хезмәте, социаль хезмәткә, спортка тугрылыгы өчен остазыбыз «Ярдәм» дәвалау-укыту үзәге исеменнән Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хәзрәт шулай ук укыту-тәрбия процессын оештыруда һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары өчен ТР Диния Нәзарәте һәм Россия ислам институты югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


9d72fe8e-8cdd-42c8-8c58-7480120a231c.jpg


Юбилярны котлап, барлык чыгыш ясаучылар да Рафаэль хәзрәтнең педагогик талантын, яшьләрне тәрбияләүдәге зур казанышларын билгеләп үттеләр һәм остазны лаеклы бүләк алу һәм тормыш бәйрәме белән җылы котладылар, аңа иҗади уңышлар, нык сәламәтлек теләделәр.


ccaa1d7b-018c-48b6-ad12-4f2303e9d073.jpg


6s1a3109.jpg


20201031_104056.jpg


Рафаэль Ахунҗан улы Мифтахов Мамадыш районының Түбән Сон авылында туган. 1978-1988 елларда Түбән Сөн урта мәктәбендә укый. Ул үзе турында болай сөйли: “балачактан ук укытучы һөнәре ошады, уку башланганнан бирле мин төрле спорт уеннары, конкурслар, ярышлар, бәйрәмнәр оештырдым, укытучыга физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен алып барырга ярдәм иттем". 1988 елдан 1992 елга кадәр ул Әлмәт физкультура техникумында укый, физик тәрбия буенча укытучы һәм оештыручы һөнәрен үзләштерә, татар-башкорт спорт көрәше, волейбол һәм чаңгы спорт төрләре буенча спорт мастерлыгына кандидатлык нормаларын үти. 1988-1990 елларда Төньяк диңгез флотында хезмәт итә.  1993-1998 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлый, тормыш иминлеге һәм физик тәрбия укытучысы белгечлеге ала. 2000 елдан Казан шәһәренең 12 нче татар гимназиясендә тормыш иминлеге һәм физик тәрбия нигезләрен оештыручы укытучы булып эшли. Бу чорда Россия ислам университетына эшкә чакырыла.


2006 елда мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин аны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә эшкә чакырды. Бер үк вакытта Россия ислам университетында тормыш иминлеге нигезләре һәм физик тәрбия нигезләре буенча укытучы-оештыручы булып эшли. Бу елларда мәдрәсәдә, университетта аның шәкертләре спорт мастерлыгына кандидат, спорт разряды нормаларын үтәгән. Укучылар, укытучылар арасында ай саен спортның 4 төре буенча ярышлар үткәрелә, спортның төрле төрләре, физик тәрбия, сәламәтлекне ныгыту буенча төрле чаралар уйлап тапкан һәм кызыклы итеп оештырыла. 2007-2011 елларда читтән торып Россия Ислам институтын тәмамлый, «Теолог» белгечлеге ала. 2011-2014 елларда Казан (Идел буе) федераль университетында читтән торып аспирантурада укый. 2015 елда педагогия фәннәре докторы, профессор Нигметов Җәмил Газиз улы җитәкчелегендә «Мәгарифне торгызу шартларында яшүсмерләргә физик тәрбия бирү традицияләрен куллану» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады. РФ, Татарстан журналларында һәм газеталарында сиксәннән артык фәнни мәкалә, 6 уку әсбабы бастыра, 3 монография яза, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша. Быел аңа доцент дәрәҗзәсе бирелде.


Спорт фәнен һәм мәгарифен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Мифтахов Р. А. «Россия кооперация университеты» РГУПның Казан кооператив институты (филиалы) Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, Халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашкан өчен РГУПның Казан филиалы Мактау грамотасы, Яковлев исемендәге ЧДПУ Мактау грамотасы, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә актив катнашкан өчен ПГАФКСИТ һәм Орел шәһәре төбәкара иминлек һәм исән калу академиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Физик культура, спорт һәм Спартак хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Мифтахов Р. А. «Спартак Татарстан» физкультура-спорт җәмгыятенең Мактау грамотасы, физик культура һәм спорт өлкәсендә республика студентларын әзерләүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының «Буревестник яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте» Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2006 елда аңа «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе тапшырылды. 2011 елда белем бирү процессын оештыруда һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары һәм мәгариф системасын үстерүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, шул ук елны, физик культура һәм спортны үстерүдә ирешкән уңышлары өчен, «РФ физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.