Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Милләттәшләребезне мәхәллә берләштерә

Мәҗлестә мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт тә катнашты. Шул күркәм мәҗлес турында “Өмет” газетасында чыкккан язманы тәкъдим итәбез.


Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мәчеттә хәзер инде традициягә кергән корбан мәҗлесе үткәрелде. Анда җирле автономия һәм мәхәллә активистлары, татар бизнесменнары һәм мәркәзебез Казаннан килгән шәрәфле кунаклар катнашты.


Ашта.jpg


Күркәм мәҗлесне татар автономиясенең Заволжье район бүлекчәсе һәм “1 нче мәхәллә” рәисе Рафаэль Назмутдинов ачып җибәрде. Ул кунакларны мәхәллә эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Бүген Ленин Комсомолы проспектында уңышлы гына эшләп килүче мәчеттә шәригать кануннарын үтәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Биредә имамнар балага исем кушу, яшь парларга никах уку, шулай ук мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын традицион ислам нигезендә җиренә җиткереп башкаралар. Мәчеткә биш вакыт намазга һәм дини курсларга йөрүчеләр саны да арта бара. Мәхәллә хәйриячелек эшчәнлеге белән актив рәвештә шөгыльләнә - “Соловьиная роща” балалар йортында һәм шәһәребезнең картлар йортында тәрбияләнүчеләрне күчтәнәчләре белән еш сөендереп торалар. Халык арасында танылып өлгергән мәхәлләнең якын киләчәккә планнары зурдан. Быел шәһәр хакимияте тарафыннан үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча бирелгән грант акчасына мәхәллә йортында ачык һавадагы милли музей – татар утары булдырырга җыеналар. Анда татар йорты, хәләл ризыклар кибете, балалар һәм спорт мәйданчыклары урын алыр дип көтелә. Музейның беренче экспонатларын – балалар белән яшьләрдә зур кызыксыну тудырган арба белән чананы китереп куйганнар да инде. Иделаръягы татарларының лидеры Рафаэль Назмутдинов мәхәлләгә һәрдаим ярдәм итүче милли җанлы эшмәкәрләргә - Руслан Гайнетдинов, Наил Алимов, Фәргать Таиров белән Хәлил Гараевка, шулай ук өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллинга рәхмәт сүзләрен ирештерде.


2020-08-12-милләттәшләребезне-мәхәллә-берләштерә-2.jpg


Ә Ульяновск өлкәсенең промышленность һәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов татар бизнесменнарының бергә, бердәм булулары һәм өлкә Губернаторы Сергей Морозовның милли, дини эшләргә һәрьяклап булышлык күрсәтүе турында сөенеп сөйләде. Сергей Иванович, коронавирус пандемиясенә дә карамастан, традицион өлкә ифтарын онлайн форматта булса да үткәрергә, хәйриячелеккә аеруча басым ясарга киңәш итте һәм без бердәм булып шушы изге эшне уңышлы башкардык, диде Руслан әфәнде. Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үзенең ифрат та бай эчтәлекле вәгазендә быел мөселманнарның зур сынаулар аша узуы, хаҗ кылырга ниятләп тә, изге җирләргә бара алмаулары хакында бәян итте. Ул татар халкына, илебезгә хезмәтләрен югары бәяләп, Ульяновск өлкәсенең Халыклар дуслыгы медале белән бүләкләгән өчен Губернатор Сергей Морозовка һәм шулай ук Руслан Гайнетдиновка рәхмәтләрен юллады. Ә танылган хәйрияче, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов Ульяновск төбәге татар-мөселманнарының уңышларына соклануын белдереп, үзенең якташларына – Татарстанның Нурлат районында туып үсеп, хәзер Ульяновскида яшәүче ун кешегә “Өмет” өлкә татар газетасына ярты елга подписка бүләк итүе турында хәбәр итте.


2020-08-12-милләттәшләребезне-мәхәллә-берләштерә-3.jpg


Аннары мөхтәрәм дин әһелләре – Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, шәһәребез мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин, Татарстанның Буа районы мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов һәм Һава-десант гаскәрләре (ВДВ) 31 нче бригадасы командирының дингә ышанучы хәрби хезмәткәрләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Али хәзрәт Шамшетдинов мөселманнар өчен ваҗиб гамәл булып саналган корбан чалуның әҗер-саваплары һәм, имамнар ярдәм сорап килгәнне көтеп тормыйча, хәләл малларыбыздан мәчет-мәдрәсәләргә булышу кирәклеге турында гыйбрәтле вәгазьләрен ирештереп, Коръәни-Кәримнән аять һәм сүрәләр яңгыраттылар.


2020-08-12-милләттәшләребезне-мәхәллә-берләштерә-6.jpg


Аллаһы Раббыбызның ризалыгына ирешү нияте белән чалган барча корбаннарның да кабуллардан булуын, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылганнан соң, мәҗлестә катнашучылар тәкбир әйтеп, тәмле корбан ашы һәм милли ризыкларыбыз белән тәгамләнделәр.