Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Разил Вәлиев мәдрәсә шәкертләре белән очрашты

Очрашу алдыннан аны яңа уку йорты бинасы белән мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт таныштырып чыкты. Җәмәгать белән ахшам намазы укылды һәм читтән торып укучы шәкертләр белән җанлы әңгәмә формасында очрашу булды.

7b93b831-bcda-4124-b5ff-55c30ef27a58.jpg

Танылган әдип: “Күп кенә вакытта мин үземне ошбу мәдрәсәнең шәкерте дип әйтәм, чөнки монда килгәч яңадан-яңа мәгьлүматләр алып китәм”, дип белдерде. Бүген шәкертләр, Разил әфәнденең шагыйрь гына түгел җәмәгать эшлеклесе итеп белгәнгә төрле сораулар биреп үзләренә җавап алдылар. Бигрәк тә сораулар милләткә, фәнгә, иҗатка кагылышлы иде. Разил әфәнде әбисенә багышлаган " Тисби" дигән шигырен укып китте, соңыннан мәдрәсәгә китапларын бүләк итте.