Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Мәүлид кичәсе үтте

Кичә кояш баеганнан соң, Рабигыль-әүвәл аеның 11нче көнендә (25нче сентябрьдә), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә көндезге бүлектә укучы шәкертләр өчен Мәүлид кичәсе узды. Уку йорты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләп узганча, мәдрәсәдә Мәүлид ае дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Көн саен өйлә намазыннан соң Пәйгамбәребезгә ﷺ багышланган вәгазьләр сөйләнә. Ә кичәге чара исә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүенә багышланган ачык дәрес форматында үткәрелде. Танылган артистлар Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов һәм Рәнис Габбасов, төрле елларда “Рухи моң” вәгазьләр бәйгесендә җиңү яулаучы укучылар – Кәрим Габделлатыйпов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Галиев белән Мәүлид касыйдәләрен башкарды. Дәрес татар халкында сакланган Мәүлид традицияләрен саклау максатыннан үткәрелде. Шәкертләр кичә дәвамында яңгыраган чыгышларны өйрәнеп, үз мәхәлләләренә кайткач башкарырга сүз бирде. 

d8e07b5f_9676_4d53_98b6_02af44f881ab.jpg


Мәүлид кичәсеннән соң корбан мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлестә мөгаллимнәр Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтен торгызу буенча чыгышлар ясады. Мәҗлестә катнашучыларны шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов сәламләде, ул татар халкы яшәгән һәрбер җирлектә Мәүлид үткәрү традициясен саклауның әһәмиятен билгеләп, бу юнәлештә булачак имамнарга уңышлар теләде.

e467462e_340d_4ccf_9665_04f05c0ff7b4.jpg