Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.
Фотолар

Фотогалерея

Яңа татар бистәсе зиратында остазларны искә алу көне (2 нче май, 2017 нче ел)

02.05.2017
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә әһелләренең (аның мөгаллимнәренең, шәкертләренең, бу уку йортын бетереп имамчылык итүчеләрнең) күркәм гадәте бар: ел саен 2 май көнне Яңа бистәдәге татар зиратында, кунаклар чакырып, остазларны искә алалар. 2005 елдан бирле ел саен үткәрелә торган чара инде Казан, Татарстан буенча гына түгел, инде бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдә танылды. Шуның өчен быел да Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, милләт зыялылары килде. Быелгы чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ханты-Манси автоном округының мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Чуваш Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур Хайбуллов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан оешмасы рәисе Фәрид Мифтахов, күренекле имамнар, татар зыялылары, журналистлар, мөгаллимнәр, шәкертләр катнашты.