Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Харис Камалиев гаиләсе ифтар мәҗлесе үткәрде
19 нчы июнь көнне мәдрәсәбездә Харис Бәдретдин улы Камалиев ифтар мәҗлесе үткәрде.
Ахшам намазына кадәр мәдрәсәбез остазы Хәйдәр хәзрәт Койрыков рамазан аеның ахыргы көннәре турында вәгазь сөйләде.

Авыз ачканнан соң дога кылынды. Әлеге ифтарда Индус Таһиров, Миңгол Галиев, Наил Таиров кебек зыялыларыбыз, галимнәребез катнашты.

Ифтар өстәле сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде.

Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды.