Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт Җиһаншинның Корбан гаете белән котлавы

Бүген Корбан гаете намазына килгән хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләрем! Әссәсләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух!


корбан гаетеc268a3ce-7003-4030-8652-199ef04d87b4.jpg


Сезләргә республика җитәкчеләре, мөфти Камиль хәзрәт, мәхәлләбез белән тыгыз элемтәдә торган күренекле татар зыялылары һәм җитәкче урыннарда эшләүчеләр, халык депутатлары, хаҗи вә хаҗияләребез, хәзрәтләр, хәйриячеләр, төрле төбәкләрдә практика үтүче яисә инде имамчылык итүче шәкертләребез, башка төбәкләрдәге мөселман кардәшләребезнең изге, олуг булган Корбан бәйрәмебез сәлам-котлауларын җиткерергә рөхсәт итегез. Сезне, шәхсән үземнең һәм мәхәллә шурасы, мәдрәсә җитәкчелеге исеменнән, Гыйд әл-Адха – Корбан бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәм!


1корбан гаете_5f48de63-43f6-4b18-9087-4883eb5c5108.jpg


Бу якты бәйрәм җәмгыятебездә шәфкатьлелек, юмартлык, динебездә ныклык һәм бердәмлекнең мөһимлеген искә төшерә. Бу олуг көнне барлык хәйриячеләребезгә һәм динебезне күәтләр вә Аллаһы каршында иманлы гамәл кылу нияте белән йөргән кешеләрегә бәяләп бетергесез ярдәмегез, уку йортыбыз тормышында ярдәм итүегез һәм катнашуыгыз өчен, бу олуг бәйрәмне хөрмәтләп мәчеткә җыенып килгән барчагызга да ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезнең игелегегез һәм юмартлыгыгыз безгә яшь имамнарны тәрбияләү, рухи кыйммәтләрне ныгыту һәм җәмгыятебезне үстерү буенча эшне ныклы рәвештә, алдагы көнгә ышаныч белән дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Әлхәдүлилләһ, белем йортыбыз өчен әһәмиятле вакыйга – яңа Мәдрәсә проектын тормышка ашыра башлап, аның бинасы төзелешен проектлауны башлавыбыз турында Вәдүт хаҗи белән киң җәмәгатчелеккә бәян итеп эшебезне җай белән алып барабыз. Бу изге эштә, республика җитәкчеләре, аеруча Марат Готыф улы Әхмәтов, мөфти Камиль хәзрәт, мәхәлләбез белән тыгыз элемтәдә торган күренекле хәйриячеләрнең ихлас ярдәм итәргә торганнарын да күреп куанабыз. Бу изге эштә, мөхтәрәм кардәшләр, сезләр дә ярдәмнәрегездән калдырмассыз ин шәә Аллаһ дип ихластан ышанабыз.



Әле генә Рамазан аен озаткан идек, инде әлхәмдүлилләһ Корбан гаетләрен дә шатланып каршыларга мөмкинлек бирде Аллаһы тәгалә. Инде кичке бүлек, Балтач бүлеге шәкертләре дипломнар алдылар. Көндезге бүлек шәкертләре тәтъбик үтәргә киттеләр. Тиздән мөхтәрәм читтән торып уку бүлеге шәкертләре сессиясе башлана. Мәдрәсәбездә гыйбадәт, гыйлем чишмәсе туктамый, даими сугарылып тора. Изге эшләребезне, гыйбадәтләребезне, гыйлем өстәүне читкә куймыйчан җәмгыятьтә, гаиләләребездә, мәчетләребездә даими гадәткә кертсәк иде җәмәгать, ин шәә Аллаһ. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә кушкан юлда булырбыз һәм үзебезгә бала-оныкларыбызны, туган-тумачаларны, таныш-белешләрне да ияртәрбез дигән изге теләктә калам. 



Аллаһы безнең кылган догаларыбызны кабул кылып, безгә уңган юллар һәм кая гына булсак та намуслы иманлы кешеләр генә очраттырсын. Кылган гыйбадәтләребезне, чалган корбаннарыбызны, укылган намазларыбызны, кылган догаларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде, ил-көннәребез тыныч-имин, күгебез аяз, ниятләребез изгедән, табыннарыбыз мулдан булса иде. Туры юлдан бармаучылар иманга килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен, рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне бирсәң иде! Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә вә җаныбызга сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормышлар насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә Раббыбызның фатихасы булсын!



Олуг бу Корбан бәйрәме һәммәбезгә рухи яңарыш вә юмартлылык шатлыгы, ил-көнгә тынычлык, исәнлек-саулык, хезмәт вә уку дәрте бирсен, динебездә ныклык, милләтебезгә бердәмлеккә рухландырсын! Корбан бәйрәме сезгә һәм якыннарыгызга иминлек һәм шатлык китерсен. Бу изге бәйрәм иманыбызны ныгытсын, игелекле эшләргә һәм ихласый гамәлләргә рухландырсын иде, дип телим. Әмиин!