Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Иң яхшы спортчы шәкертләр бүләкләнде
24 нче майда өйлә намазыннан соң уку елы барышында мәдрәсәдә уздырылган спорт ярышларында җиңүче шәкертләрне тәбрикләделәр. Чаңгы ярышында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр - Сафин Кәрим, Суяргулов Аяз, Муллаҗанов Эльмар. Өстәл теннисы уенында җиңүчеләр - Вильданов Ислам, Мостафин Ибраһим, Сафин Кәрим. Бу чара кысаларында спорттагы актив шәкертләрне бүләкләү тантанасы булды. Иганәче Фәрит Мифтахов, мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм физик тәрбия мөгаллиме Рафаэль хәзрәт Мифтахов тарафыннан дипломнар һәм медальләр тапшырылды.
Ильяс хәзрәт Рафаэль хәзрәт турында үзенең мактау сүзләрен һәм рәхмәтен җиткерде. Сәламәтлек теләде, дин, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә шәкертләргә үрнәк остаз итеп күрсәтте. Ильяс хәзрәт үзенең чыгышын сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып белә, хезмәттән, динебездән, физик күнегүләрдән ямь таба, дип тәмамлады.