Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәнең кичке бүлек шәкертләренә дипломнар бирелде
Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Камил ага Нугаев, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис әфәнде Шакиров, мәдрәсә иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи Вафин, мәдрәсәнең иганәчесе Әнәс хаҗи Локманов, мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мәдрәсә остазлары һәм шәкертләре катнашты.
Тантаналы чараны мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Ул шәкертләргә ихлас белән тырышып укып гыйлем җыйганнары өчен, мөгаллимнәргә армый-талмый белем биргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде. Хәзрәт мәдрәсәне тәмамлаучыларны гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында бер дә тукталмаска чакырды.
Чыгарылыш шәкертләрен, дүрт ел дәвамында укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән Җәлил хәзрәт, Камил ага Нугаев, Вәдүт һәм Әнәс хаҗилар, Данис әфәнде Шакиров тәбрикләде
Данис Фәнис улы уку йортыбызның уку-укыту буенча мөдире Аяз хәзрәт Мингалиевка татар дини мәгарифенә зур хезмәт керткән өчен Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләген - мактаулы күкрәк билгесен тапшырды.
Тантананы йомгаклап Ильяс хәзрәт “Сезнең һәрбарчаларыгызга да зур уңышлар телим, барыгызга да гыйлем алуны дәвам итәргә, Аллаһы ризалыгы өчен алган белемне таратырга, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә насыйп булсын”, – дип, ихлас теләкләрен җиткерде. Ул чын күңелдән гыйлем үзләштергән барлык шәкертләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм динебез юлында армый-талмый озак еллар бергә-бергә хезмәт итүне теләде. “Мәдрәсә ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, аралашып торыйк, бер фикердә, бергә булыйк”, - диде.
Шуннан соң егерме шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды. Быел кичке бүлекне 20 шәкерт бетереп дипломлы белгеч булды. Алар арасында төрле яшьтәге татар зыялылары бар. Алар белән бергә мәдрәсәне танылган татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый, С. Сөләйманова, Г. Афзал, Т. Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты Данил ага Салихов та тәмамлады. Ул диплом бирү тантанасында шәкертләр исеменнән чыгыш ясап ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы чарадан соң чәй мәҗлесе уздырылды һәм шәкертләр мәдрәсә музеенда соңгы дәресләрен алдылар.