Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды

Бүген, Раҗәб аеның 16нчы көнендә (16нчы гыйнварда), күренекле дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 207 ел тулу уңаеннан, татар-мөселман җәмәгатьчелеге галимне искә алу өчен аның кабере янына җыелып дога кылды. Очрашу Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында узды, биредә дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр һәм журналистлар катнашты. Мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт  искә алу чарасына мәдрәсәнең читтән торып уку бүлеге шәкертләрен дә алып барды.


DSC_7358_1_0.jpg


Зиратта олуг галимне искә алу чарасында Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров аятьләр укыды, аннары Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җыелган җәмәгать белән бергәләп дога кылды. Алар Мәрҗани хәзрәтебезнең каберләрен нурландырсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде, дип Раббыбызга ялварды.


DSC_7357_5_0.jpg


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген татар зыялылары һәм дин әһелләре, Яңа бистә зиратында булган чакта, шулай ук Илһам ага Шакиров кабере янында да дога кылды. Бүген Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 6 ел булды.