Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Камил хәзрәт Сәмигуллин мәдрәсә шәкертләре белән очрашты

Раҗәб аеның 16нчы көнендә (16нчы гыйнварда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашу үткәрде. Әлеге чарада Россиянең 20дән артык төбәгеннән укырга килгән 100дән артык шәкерт катнашты. Кышкы сессия вакытында укучылар дини гыйлем үзләштереп, ислам галимнәреннән үгет-нәсыйхәтләр алып кына калмыйлар, гадәттәгенчә Татарстан мөфтияте проектлары белән дә җентекләп танышалар.


DSC_7525_2_0.jpg


Камил хәзрәт очрашу алдыннан мәдрәсәнең борыңгы басмалар китапханәсе белән танышты. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт  борыңгы мирасыбызны туплау буенча башкарган эшләрне бәян итте. Мөфти хәзрәт үзәкләшкән дини басмалар китапханәсен булдыру буенча проект турында сөйләде. Язма мирасыбызны цифрлаштыру  мисаллары белән таныштырды. Шулай ук ул мәдрәсә музеенда булып Илһам ага Шакиров биргән китапларны карады, музейда урын алган атеистик пропаганда үрнәкләрен карады.


13908ee9-8ead-4ac3-8cc3-310f33b2d27a.jpg


1000057554.jpg

Шәкертләр белән очрашуда  Камил хәзрәт Коръән, Сөннәт, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ һәм ислам галимнәре тормышыннан мисаллар китереп, шәкертләргә үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Үз чыгышында ул гыйлем алу һәм аны башкаларга җиткерүнең мөһимлеген ассызыклады, өммәткә һәм халкыңа файдалы булуны теләде.


DSC_7480_1_0.jpg


Камил хәзрәт “Локман” сүрәсенең 34нче аятен китерде: “Һичшиксез, Сәгатьнең [кайчанлыгының] белеме Аллаһ Үзендә, яңгырны [тәкъдир иткән вакытында] Ул яудыра, карыннарда ни булганын Ул белә. [Бүген нәрсә кылганыгызны һәркем белсә дә] Иртәгә [начарлыктан һәм яхшылыктан, зарардан һәм файдадан] нәрсә казаначагын беркем дә белми, [хәтта эшләргә ниятләгән эшенең киресен эшләргә мәҗбүр булалар, һәркем туган җирен белсә дә] беркем дә кайда үләчәген белми. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар”.


DSC_7457_2_0.jpg


Әлеге аять нигезендә Мөфти вакытның кадерен белү, дини мирасны өйрәнү кебек мөһим мәсьәләләргә игътибар юнәлтте.


1000057574.jpg


Татарстан мөселманнары башлыгы Исламда мәзһәбләрнең әһәмиятен һәм ролен ассызыклады, шулай ук динне үстерү юллары турында фикер алышты. Ул шәкертләргә Ислам галимнәренең һәм дин белгечләренең мөһим казанышлары турында сөйләде.


1000057566.jpg


Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләп үткәнчә, мәдрәсәдә күренекле шәхесләр, татар зыялылары белән очрашулар һәм башка төрле чаралар даими рәвештә үткәрелә. Кышкы сессия вакытында шәкертләр Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм башка хәзрәтләр, татар зыялылары белән очрашты.


1000057553.jpg