Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Балтачта ел йомгакларын чыгардылар һәм Кариле мәчете юбилеен билгеләп үттеләр

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасының Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. Балтач мөхтәсибәтенең Кариле авылы мәчетендә район имамнары җыелышы узды, анда мөхтәсибәтнең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2025 елга планнар билгеләнде. Чара иртәнге чәй һәм кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Ул республиканың Баш казые һәм Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә узды.


c8aa1dde-2e61-43c4-bf84-c4ea65cac4be.jpg

 

Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм ошбу уку йортының иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хәзрәт Вафин, шулай ук Кукмара, Арча, Әтнә, Саба һәм Теләче районнары имам-мөхтәсибләре катнашты, "Ак калфак" оешмасы җитәкчеләре, күрше районнардан кунаклар һәм авыл имамнары катнашты.

 

IMG_20241221_WA0067.jpg


Мөфти Камил хәзрәт еллык хисап җыелышында катнашты һәм 2024 елда мөхтәсибәтнең мәгариф, дәгъват, рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау һәм социаль хезмәт өлкәсендәге уңышлы нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. Җыелышка имамнар, абыстайлар, аксакаллар һәм районның мөселман активы вәкилләре җыелды.


IMG_20241221_WA0062_0.jpg

 

Җыелыш кысаларында Кариле авылы мәчетенең 30 еллыгына аерым игътибар бирелде. Мәчет, авыл мәдрәсәсе турында чыгышлар яңгырады. Мәктәп укучылары кунаклар алдында Фил сүрәсенең тәфсире турында эчтәлекле чыгыш ясады. Кунаклар фикер алышуында Ильяс хәзрәт чыгыш ясап мәчет-мәдрәсәбезнең Кариле авылы белән бәйләнеше турында сөйләде. Ш. Мәрҗани хәзрәтләренең язмалары буенча Ал мәчетнең беренче имамы чыгышы белән Биектау районы Әлдермеш авылы кешесе Хәмит бине Мортаза әл-Казани әл-Әлдермеши бине Нурмөхәммәд булган. Ул Кариле мәдрәсәсендә белем алган. Аның мөгаллиме заманының олы зыялысы Габдессәлам бине Хәсән әл-Кариле була. Димәк Кариле мәхәлләбезгә беренче имам, мөдәрисебезне тәрбияләп, ризыкландырган булып чыга.


PHOTO-2024-12-21-10-48-36.jpg

 

Ильяс хәзрәт Кариле мәчете имамы, заманында безнең мәдрәсәне тамамлаган Айдар хәзрәт Фаттаховка чалма тапшырды. Мөфти Камил хәзрәтә ул ике томлык ислам экономикасы буенча китап һәм тарикать турында кулъязма китап бүләк итте. Мөфти хәзрәтләре бу язма мирасыбызны, ин шәә Аллаһ Хозур нәшрияте аркылы мөселманнарга җиткерербез диеп ассызыклады.


hl4m6Z4i7TkDnFZ4tff0mHDzUlfylyTmPzoIVmogFDK5GhF0hu7-mwxm2zSPdrRqA-HHmbZ02IvGQ6eg85HCFoFC.jpg

 

Вәдүт хаҗи чыгышында Кариле мәчетен төзүчеләргә, бүген аны матур итеп карап торучыларга, хәйриячеләргә, барлык ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтебез чиксез диеп белдерде һәм “эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән кире кайтсын, авыл өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын, ошбу мәчеткә сукмак суынмасын, иман нуры өстәлеп торсын, бу мәчет авыл өчен бәрәкәт чыганагы булсын, ин шә Аллаһ”, - диеп теләкләрен әйтте.


vq2TFdrb694.jpg

 

Чара барышында Мөфти Камил хәзрәт Балтач районының Әтнә мәчете имамы Рафаил Газизовка - медаль, Кариле, Норма һәм «Ислам нуры» мәчетләре имамнарына рәхмәт хатлары тапшырды. Күңелле вакыйга күркәм аш мәҗлесе белән тәмамланды.


YHCx0ZDoZ5w.jpg

фотолар Балтач районы, Норма мәктәбе рәсми сайтларыннан һәм Диния Нәзарәте сайтыннан алынды