Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре күренекле имамнар каберләренә мәгълүмати такталар куюны дәвам итә

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә остазлары һәм шәкертләре, тормышлары бу уку йорты һәм 10-нчы мәхәлә белән бәйле шәхесләр каберләре янына qr-код куелган эленмәле мәгълүмати такталар куюны дәвам итәләр. Бу проект мәдрәсә тарафыннан яңа ашырыла башлаган эш. Мондый мәгълүмати такталар, ин шәә Аллаһ, мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин тарафыннан эшләнгән Яңа Татар бистәсе зиратын зиярат итү картасына кергән барлык мәшһүр дин әһелләре һәм татар зыялыларына куелачак. 

 

9f8b94b8-450b-45cf-bc9f-a75558a4c99d.jpg

 

Бүген бу такталар Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең 10-нчы җәмигъ мәчете имам-хатыйбы,«Якубия» мәдрәсәсе мөдәррисе, Казан ахуны Габделкаюм хәзрәт Габделбәдиговка һәм Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең 10-нчы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, «Якубия» мәдрәсәсе мөдәррисе Шаһиәхмәт хәзрәт Иманколовка куелды.


ebd7220c-773b-4c61-8693-ab8ceea56983.jpg

 

 

Ильяс хәзрәт бу гамәлдә катнашучы шәкертләргә ошбу затлар турында бәян итте, шәкертләр Коръән укып, дога кылды. Бу чарада танылган татар җырчысы Нияз Җәләлов та катнашты. Мәгълүмати такталарны ясауда заманында безнең мәдрәсәне тәмамлаган Рамил хәзрәт Шәйхиев зур булышлык күрсәтте. Макетлауны Роза ханым Мингалиева башкарды.


af93fa71-472c-4f45-86d5-76dc74925a14.jpg