Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Балтач бүлегендә чыгарылыш курска дипломнар тапшырылды
Бүген, Шәүвәл аеның 16 нчы көнендә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Аның белән сәфәрдә уку йортыбызның директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин да булды.
Биредә Камил хәзрәт һәм Ильяс хәзрәт районның Норма урта мәктәбендә Балтач районында әхлак дәресләре укытылуга 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Белем һәм тәрбия бирүдә рухи-әхлакый кыйммәтләрнең әһәмияте» дип аталган семинарда катнашты. Ул, әлеге уку йортының эшчәнлеге белән танышып, мөгаллимнәрнең ачык әхлак дәресләрен карады. Билгеле булганча, бу төбәк мәктәпләрендә әхлак дәресләре Нәзарәтнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычы һәм тырышлыгы белән гамәлгә куелды.
Алга таба Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалын тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Мәдрәсәнең көндезге-читтән торып белем алу бүлеген тәмамлаган 20 белгеч Камил хәзрәт кулыннан урта һөнәри белем турында диплом алды. Аларның инде җидесе имам булып эшли, калганнары да ислам мәгарифенә хезмәт куялар. Бу чыгарылыш пандемия елында укуларын башлаган курс. Комачаулыкларга карамастан алар укуларын уңышлы тәмамладылар.
Нур өстенә нур булып бу көнне шәкертләрнең остазларын да олыладылар. Ильяс хәзрәт Рамиль хәзрәт Бикбаевка, Илшат хәзрәт Сафинга һәм Марат хәзрәт Сәйфетдиновкә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе тапшырылды.