Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Шәкертләрне бүләкләү тантанасы узды
19 нчы апрельдә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә шәкертләр арасында тимераякта һәм чаңгыда шуу буенча алдагы көннәрдә булып узган ярышларның котлау тантанасы булды. Призлы урыннарны алган спортчыларга мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров, Халыкара көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, мәдрәсәнең физик тәрбия мөгаллиме Рафаэль Мифтахов дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Киләчәктә физик тәрбия өлкәсендә, төрле спорт чараларында бердәм булып актив катнашу буенча үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр.
Әлеге чарада шулай ук тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әнәс Локманов, тарих фәннәре докторы Наил Таһиров катнашты. Алар барысы да сәламәт яшәү рәвеше буенча шәкертләргә үз теләкләрен җиткерделәр, алдагы көннәрдә дә физик культура белән дуслыкны нык тотарга чакырдылар. Бүләкләү тантанасы җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.