Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Шаһиәхмәт хәзрәт Иманколов
Шаһиәхмәт хәзрәт Иманколов (1803-1878) - Яңа Татар бистәсенең «Тәбәнәк Бохаралы» 10-нчы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, “Якубия” мәдрәсәсе мөдәррисе.
Шакирҗан Хәмидиның «Голяма тарихы» китабында Шаһиәхмәт хәзрәтнең ата-бабалары хәзерге Татарстанның Әтнә районында урнашкан Мамыш авылыннан булганын күрсәтелә. Казан төбәге мәдрәсәләрендә гыйлем җыеп, Бохарага укырга китә. 1834 нче елда Бохарадан кайтып, Кышкар имамы мәшһүр мөдәррис Фәиз бине Габделгазиз кызы Газизәгә өйләнә. Каенатасы Фәиз – К. Насыйриның әнисе ягыннан бабасы, Г. Курсави кайнатасы С. Шорданиның энесе була.
1834 елда Яңа Татар бистәсенең «Тәбәнәк Бохаралы» 10-нчы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Ул укымышлы хәзрәт була, үзе дә китаплар язган, мәдрәсәдә укыту белән шөгыльләнә. 1860 елның 11 сентябрендә ул Диния нәзарәте тарафыннан Казан Коръән басмаларын тикшерүче итеп билгеләнә. Ул ике тапкыр — 1858, 1870 елларда хаҗга барган. Замандашлар аны хаҗ сәфәрләреннән алып кайткан китапларына өстәп бай китапханә җыючы дип атыйлар. Имам үзе берничә әсәрнең авторы була. Мәсәлән ул, Шиһабетдин Мәрҗанинең «Назурат әл-хак» китабына җавап итеп язылган һәм күп бәхәсләр уяткан «Җәрүдә» китабы авторларының берсе булган.
Шаһиәхмәт хәзрәт 1870 елны Тәтеш өязе (Кама Тамагы районы) Яңа Сала авылы мулласы Закир хәзрәт Халиди кызы Нәфисә абыстайга өйләнә, бу аның икенче хатыны була. Менә шул никахтан инде 1870 нче елның 10 нчы сентяберендә булачак шагыйрь, мәһшүр галим, “Тәсһилүл бәйән фи тәфсирил Куръән” авторы Мөхәммәдсадыйк дөньяга килә. Ил алдындагы хезмәтләре өчен Шаһиәхмәт хәзрәткә «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелде. Шунысы кызганыч, гомер азагында гаиләсенә мирас калдыра алмаган. 1878 елның 1 июнендә хәзрәт вафат була, гаиләсе бөлгенлеккә төшә, булган милекләре бурычларын түләү өчен тотыла.
Шаһиәхмәт хәзрәт Имәнкулов Яңа Татар бистәсе зиратында күмелә. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә әһелләре, галим Айдар әфәнде Гайнетдинов һәм Роберт хаҗи Вәлиев ярдәмендә, аның каберен эзләп тапканда каберташының баш өлеше ярылган һәм ул ауган игътибарсыз, караусыз хәлдә иде. 2021 елда, кабер ташын заманында үзе хезмәт иткән мәхәллә мәчетенең, мәдрәсәнең җитәкчеләре тарафыннан торгызылды. Аны яңа фундаментка утыртырга туры килде.
Шагиахмет хазрат Иманкулов (1803-1878) - имам-хатыб 10-й Соборной мечети «Тәбәнәк Бухаралы» Ново-Татарской слободы, заведующий медресе “Якубия”.
В книге Шакирджана Хамиди "История голяма" указывается, что предки Шагиахмета хазрата были выходцами из деревни Мамышево, расположенной в Атнинском районе Татарстана. Получив образование в медресе Заказанья, уехал учиться в Бухару. Вернувшись в 1834 году из Бухары, Шагиахмет хазрат женился на Газизе, дочери известного мударриса Фаиза Бине Абдулгазиза, который сам был дедом по материнской линии К. Насыри, братом тестя Г. Курсави-С. Шордани.
В 1834 году был назначен имам-хатыбом 10-й Соборной мечети «Тәбәнәк Бухаралы» Ново-Татарской слободы. Он был образованным хазратом, сам писал книги, занимался преподаванием в медресе. 11 сентября 1860 года, Духовным Управлением он был назначен инспектором (проверяюәим) казанские издания Корана. Он дважды совершал хадж — в 1858 и 1870 годах. Современники называли его заядлым библиофилом - собиравшим богатую библиотеку, в основном привезенных из паломнических поездок. Сам имам был автором нескольких произведений. Например, он был одним из авторов книги «Джаруда», написанной в ответ на книгу Ш. Марджани «Назурат аль-хак» и вызвавшей много споров.
Шагиахмет-хазрат в 1870 году женился на Нафисе абыстай, дочери Закира хазрата Халиди, муллы деревни Новая Сала Тетюшского уезда (ныне Камско-Устьинский район), которая стала его второй женой. Именно от этого брака 10 сентября 1870 года родился будущий поэт, известный ученый, имам, автор “Тасхилюль бэйян фи тафсирил Куръан” Мухаммадсадык. За заслуги перед обәеством Шагиахмету хазрату присвоено звание «Потомственный гражданин Казани». К сожалению, в конце своей жизни хазрат не оставил семье наследства. 1 июня 1878 года хазрат умер, его семья обанкротилась, а имеющееся имущество было использовано для погашения долгов.
Похоронен Шагиахмет хазрат Иманкулов на Ново-Татарском кладбище Казани. Некоторе время его могила была утеряна. Руководители и преподаватели медресе имени 1000-летия принятия ислама, при содействии, ученого Айдара Гайнутдинова и Роберта хаджи Валеева, нашли его надмогильный камень и установили место захоронения. В 2021 году надгробие было восстановлено руководителями мечети “Розовая” и медресе, в которых он служил.