Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Салихҗан хәзрәт Галиев
Салихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (4 июль 1862 – 20 ноябрь 1931)
татар дин белгече-мәгърифәтчесе, имам-мөдәррис, җәмәгать эшлеклесе
Салихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев Казанда туа. «Касыймия», “Апанай”, Бохараның «Мир-гарәб» (1882 елда тәмамлый) мәдрәсәләре шәкерте. 10 нчы мәхәллә җамигъ мәчете имам-хатыйбы (1890—1908, 1910 елдан соң).
Салихҗан хәзрәт 1890 елда 10 нчы мәхәлләгә имам һәм “Якубия” мәдрәсәсенең икенче бүлегенә мөдәррис итеп билгеләнә, ул Габделкаюм хәзрәт белән берлектә бу уку йортында алдынгы ысул (җәдит) белән белем бирү тәртипләрен урнаштырган.
Салихҗан хәзрәт – җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, заманы өчен бик гыйлемле шәхес. Корьәнне дөрес уку, гарәп морфологиясе, астрономия буенча хезмәтләр авторы. Мәсәлән, «Фәтх-әт-тәҗвид» китабы (1892) Коръәнне дөрес уку турында «Бәдәвам» үлчәмендә шигырь белән татарча язылган. Бу китапны хәзерге әдәби телгә күчерүче Җәгъфәр хәзрөт Мөбарәк булды. Төп хезмәтләре – “Сарыф гарәби (1898 елда басыла), “Тәкъриб әл-әзһан мин тәҗвид әл-Коръән” (1900 елда басыла).
Салихҗан хәзрәт астрономия белән кызыксынган. Аның бу фән буенча фәнни-популяр китабы «Әл-гыйльмел-мансур фил-гамәли бәробгыль-дәстүр» дип атала. Шәкертләргә дә астрономия нигезләре буенча дәресләр биреп кызыксындырган. Хәсән Туфан «Давыллы еллар лирикасы» җыентыгында (1970 ел) болай ди: «Безнең авылның мулласы Хәсәнҗан Әхмәров абый (Якуп мәдрәсәсен бетергән имам) мине үз өенә килгәләп, газеталар укып йөрергә чакырды... Ул елларда газеталарда койрыклы йолдызның (Галлей кометасының) җир шарына бәрелү ихтималы турында кызу бәхәсләр бара иде. Шул уңайдан Хәсәнҗан абый безне кояш тирәсендә әйләнүче планеталар һәм Галәмнең төзелеше белән дә аз-маз таныштырды».
ХХ гасыр башында халкыбыз өчен иң әһәмиятле мәсьәлә милләт буларак югалудан котылу тора. 1905 елның августында оешкан «Иттифак-әл-мөслимин» партиясенең төп максаты әнә шул мәсьәләләрне бергәләп хәл итүгә юнәлдерелә. Партиянең үзәк комитетына сайланган Галимҗан Барудиның төп таянычларыннан берсе энесе Салихҗан хәзрәт була. Ул үзе дә үткәрелгән җыелышларда катнаша. Архивта сакланган документларда 1905 елның 8 ноябрендә Әхмәт Хөсәенов йортында үткәрелгән җыелышта «Казандагы барлык мәхәлләләрнең муллалары икешәр шәкерт алып килгәннәр иде» дип күрсәтелә. Һәммә эшләре, адымнары полиция күзәтүе астында булган, җаннары кыйналган муллаларны гаепләргә бик зур сәбәп инде бу.
Салихҗан хәзрәт абыйсы үрнәгендә үз карамагындагы мәдрәсәдә укытуга шактый үзгәрешләр кертә. Дөньяви фәннәр укытыла башлый. Хәзрәт үзе дә тирән гыйлемле зат буларак, дәрес бирүгә иҗат эше итеп карый, уку-укытуга багышланган методик кулланмалар яза.
1905-1906 елларда үз мәдрәсәсендә шәкертләргә җыелышлар уздыруга юл куя. Ул җыеннарда Гаяз Исхакый замана өчен алдынгы карашлы чыгышлар ясый. 1907 елның маенда татар мөгаллимнәре өчен Бөтенруссия педагогик курслар оештыру эшендә катнаша. Курслар 2-21 майда “Мөхәммәдия” һәм “Якубия” мәдәсәләре базасында эшли, анда Казан, Вятка, Пермь, Өфе, Ырынбур, Түбән Новгород һәм башка губерналардан килгән мөгаллимнәр белемнәрен күтәрәләр. Аларга дин белеменнән тыш, арифметика, геометрия, география, тарих, педагогика фәннәреннән дәресләр бирелә. Курслар бары ун көн эшләп кала.
Тиешле рөхсәт алмаган дигән сылтау табып, Казан губернаторы Стрижевский курсларны ябу хакында күрсәтмә бирә. Жандарм идарәсе «О возникшей среди шакирдов г. Казани агитации с целью организации союза под названием «Бреги» («Берлек»), стремящегося к низвержению самодержавия и созыву учредительного собрания» дигән эш ача. 21 майда мөгаллимнәр арасында тентү үткәрелә, аларның уку әсбаплары, эш дәфтәрләре тартып алына, күбесе Казаннан куыла. Өскә «отобран книги из медресе «Мухаммадия» «19 пакетов и тюков, а по медресе Якупова 2 тюка» дигән доклад китә.
Шушы вакыйгалардан соң, Казан муллалары Галимҗан һәм Салихҗан Галиевлар, Габдулла Апанаев һәм сәүдәгәр Габделхәмит Казаков революцион фирка төзүдә гаепләнеп, Вологда губернасына сөргенгә озатылалар. Татар халкы бу хәлне чын фаҗига итеп кабул итә. Ике баласы берьюлы читкә озатылган Мөхәммәтҗан Галиев зур хәсрәтеннән вафат була. Бу татар зыялыларына ике ел буена Россиядә яшәү тыела. Хәзрәт Төркиядә, Согуд Гарәбстанында мөһаҗирлектә була (1908-1910). 1910 елда сөргенгә сөрелгәннәрнең дүртесе дә – Салихҗан Галиев, Габдулла Апанаев, Әбделхәмид Казаков, Галимҗан Баруди 1911 елда Казанга әйләнеп кайта. Бертуган Галиевләр Габдулла Тукайны соңгы юлга озаткан дин әһелләре. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Яңа Татар Бистәсендә яши. Аның шәех Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевтән изаҗа алганлыгы мәгълүм.
Аның билгеле шәкертләре арасында: танылган мәгърифәтче, татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанга беренче дин сабакларын биргән кеше Хәсәнҗан Әхмәров, Сембер губерниясе Курмыш өязе Чүмбәли авылының икенче мәчет имамы, алдынгы карашлар белән танылган Хәлимулла Закиров, Түбән Новогород өлкәсе Мәдинә авылының имамы, күренекле мәгърифәтче Фатыйх Кәбирев, Ярославль шәһәренең беренче имамы Мәхмүд Юсупов, Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗанинең оныгы Гайшәнең хәләл җефете булган Абдулла Мостафин.
Өч бертуган Галиев-Барудилар арасында Салихҗан хәзрәтнең генә дәвамчысы була. Ул Мәхмүт Галиев - РСФСРның атказанган укытучысы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте. Оныгы Булат Галиев Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгьзасы иде.
Салихзян Мухаметзянович Галиев (4 июля 1862 – 20 ноября 1931)
татарский богослов-просветитель, имам-мударрис, общественный деятель
Салихзян Мухаметзянович Галиев родился в Казани. Шакирд медресе “Касимия“,” “Апанай”, Бухарского медресе “Мир-Араб" (окончил в 1882 году). Имам-хатыб 10-й приходской Соборной мечети (1890-1908, после 1910).
В 1890 году Салихжан хазрат был назначен имамом 10-го прихода и заведующим вторым отделением медресе “Якубия”, где он совместно с Абдулкаюм хазратом установил в этом учебном заведении передовые методы обучения.
Салихжан хазрат – видный представитель джадидистского движения, очень образованная для своего времени личность. Автор трудов по правильному чтению Корана, арабской морфологии, астрономии. Например, книга «Фатх-ат-Таджвид» (1892) о правильном чтении Корана написана на татарском языке в стихах в размере «Бадавам». Переводчиком этой книги на современный литературный язык стал Джагфар хазрат Мубарак. Основные труды - “Сарыф араб” (опубликован в 1898 году), "Такриб аль-азхан мин Таджвид Аль-Коран" (опубликован в 1900 году).
Салихжан хазрат интересовался астрономией. Его научно-популярная книга по этой науке называется ”Аль-гильмель-мансур фил-гамали баробгыль-дастур". Давал уроки по основам астрономии и своим ученикам. Хасан Туфан в сборнике “Лирика бурных лет” (1970 г.) говорит: "мулла нашего села Хасанзан абый Ахмеров (имам, окончивший Якуповское медресе) пригласил меня прийти к нему домой и почитать газеты... В те годы в газетах шли жаркие споры о возможности столкновения кометы Галлея с землей. В связи с этим Хасанзян абый мало-помалу ознакомил нас с планетами, вращающимися вокруг Солнца, и строением вселенной».
В начале XX века важнейшим вопросом для татарского народа было спасение от исчезновения как нации. Основная цель партии «Иттифак-аль-муслимин», созданной в августе 1905 года, заключалась в совместном решении этих вопросов. Одной из главных опор Галимджана Баруди, избранного в Центральный комитет партии, был его брат Салихджан хазрат. Он сам принимал участие в проводимых собраниях. В сохранившихся в архиве документах указано, что 8 ноября 1905 года на собрании в доме Ахмета Хусаинова «муллы всех приходов Казани привели по два шакирда». Это был большой повод обвинить мулл, чьи дела и поступки находились под надзором полиции.
Салихжан хазрат по примеру брата Галимджана внес существенные изменения в преподавание в подведомственном ему медресе. Стали преподаваться светские предметы. Сам хазрат, будучи глубоко образованным человеком, относился к педагогике как к творческой работе, писал методические пособия, посвященные преподаванию.
В 1905-1906 годах в своем медресе разрешил проводить собрания шакирдов. На этих собраниях Гаяз Исхаки выступал с передовыми для того времени взглядами. В мае 1907 года участвовал в организации Всероссийских педагогических курсов для татарских учителей. Курсы работают со 2 по 21 мая на базе медресе “Мухаммадия и “Якубия", где повышают свои знания преподаватели из Казанской, Вятской, Пермской, Уфимской, Оренбургской, Нижегородской и других губерний. Кроме богословия, им давались уроки арифметики, геометрии, географии, истории, педагогики. Курсы проработали всего десять дней.
Под предлогом того, что организаторы не получил соответствующего разрешения, казанский губернатор Стрижевский отдает распоряжение о закрытии курсов. Жандармское управление возбудило дело «о возникшей среди шакирдов г. Казани агитации с целью организации Союза под названием “Бреги”, стремящегося к низложению самодержавия и созыву учредительного собрания. 21 мая среди преподавателей были проведены обыски, изъяты их учебные пособия, рабочие тетради, многие были высланы из Казани. Сверху идет доклад «отобраны книги из медресе “Мухаммадия” 19 пакетов и тюков, а по медресе Якупова 2 тюка".
После этих событий казанские муллы Галимзян и Салихжан Галиевы, Абдулла Апанаев и купец Абдулхамит Казаков были обвинены в создании революционной партии и сосланы в Вологодскую губернию. Татарский народ воспринимает произошедшее как настоящую трагедию, так как самые выдающиеся просветители были отправлены в изгнание. Им позже разрешили выехать за рубеж и было запрещено проживать в России в течение двух лет. Мухамметзян Галиев умер от разлуки с сыновьями. Хазрат находился в эмиграции в Турции, Саудовской Аравии (1908-1910). Все четверо из сосланных в 1910 году – Салихжан Галиев, Габдулла Апанаев, Абдулхамид Казаков, Галимжан Баруди в 1911 году вернулись в Казань. Братья – духовные лица, проводившие Габдуллу Тукая в последний путь. До последних дней жизни Салихжан хазрат жил в Ново-Татарской слободе.
Среди трех братьев Галиевых-Баруди имел продолжителя рода только Салихжан хазрат. Его сын Махмут - заслуженный учитель РСФСР, шакирд медресе “Мухаммадия”. Внук Булат Галиев был профессором, членом-корреспондентом Академии наук Татарстана.