Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк

Җәгъфәр Муллахмәт улы Мөбарәкшин

(15 июнь 1940 – 20 ноябрь 2020)

татар дин белгече-мәгърифәтчесе, мөгаллим-остаз

 

Җәгъфәр Муллахмәт угълы 1940 елның 15 июнендә Луганск өлкәсенең Сергов районы, Брянск авыл советы җирендә, ягъни Донбасста туган. Әтисе Муллахмәт, әнисе Әсмәбикә гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Муллахмәт Тәкәнеш өязе Тулбай авылыннан. Аның әтисе Фазледдин угълы Мөбарәкша танылган язучы Шәйхи Маннурның бабасы белән игезәк булалар. Әнисе Әсмәбикә чыгышы белән Арча өязе Балтач авылыннан. Ул елларда Татарстанда ачлык булу сәбәпле әтисе Муллахмәт һәм әнисе Әсмәбикә Донбасска китәләр һәм шахтага эшкә урнашалар. Шунда очрашып, матур гаилә коралар. Гаиләдә бер-бер артлы биш бала туа. Башта туган өч балалары вафат була, 1936 елда туган Исмәгыйль һәм 1940 елда соңгы бала булып туган Җәгъфәр генә әти-әнинең шатлыгы булып исән калган.


Ләкин бу бәхетле тормыш озакка бармый, 1941 елның 22 июнендә фашистлар илебезгә каршы сугыш башлый. 1941 елның июль башларында әтиләре Муллахмәтне сугышка алалар. 1942 елда Сталинград өчен барган авыр сугышларда әтиләре һәлак була. Әтиләре сугышка китеп, озак та үтми, немецлар Донбасска басып керә. Җәгъфәргә бу вакытта – бер, Исмәгыйль абыйсына биш яшь була. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән алар исән калганнар. Әниләренең туган авылы Балтачка, бабалары Вәлиулла салып калдырган йортка кайтып егылганнар. Бабалары Вәлиулла бик тәкъва, иманлы кеше була. Җәгъфәр хәзрәт гаиләсе Донбасстан кайтканда ул вафат булган. Җәгъфәр һәм Исмәгыйль Балтач урта мәктәбен тәмамлыйлар. Җәгъфәр намаз уку тәртипләрен һәм гарәп хәрефләре белән язуны әбисе Галиябанудан һәм әнисеннән өйрәнә. Уразаны әбисе һәм әнисе белән бергә тота торган була.


1959-1962 елларда армия хезмәтендә була. Хәрби хезмәттән кайткач, 1962-1964 елларда фрезерлаучы булып эшли. Ленин исемендәге мәдәният сараендагы ИЗО студиясендә рәсем сәнгатен үзләштерә. Уңышлы тәмамлау хакында документ алгач, Мәскәүнең Крупская исемендәге читтән торып укый торган университетка эшләрен җибәрә. 1972 елда ул уку йортын тәмамлау турында документ ала.«Казаньстройтранс» предприятиесенә рәссам булып эшкә керә. Булачак хатыны Миңнәфис икмәк заводында кукуруз ясый торган цехта эшли торган була. Алар никах укытып өйләнешәләр. 1970 елда кызлары Ләйсән дөньяга килә.


1962 елда армия сафларыннан кайтканнан башлап һәр җомга намазына Мәрҗани мәчетенә барырга тырыша, мәхәллә эшендә катнаша. 1987 елда Казанда гарәп телен өйрәнергә теләүчеләр өчен өчьеллык курслар ачыла. Җәгъфәр хәзрәт шунда укырга керә. Биредә өч ел укып, укытырга рөхсәт язуы алып, 1990 нчы елда ачылган 3 нче татар гимназиясендә дәресләр алып бара башлый.


1991 елның сентябрь ахырларында гимназиягә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Габделхак хәзрәт Саматов һәм Исхак хәзрәт Лотфуллин киләләр һәм аны 1 нче октябрьдән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәчет-мәдрәсәдә укытырга чакыралар. Җәгъфәр хәзрәт төн утырып, мәдрәсә ачылуга карата вәгазь-нәсыйхәт яза: иртәгесен, килгән шәкертләр алдында язганнарны укый. Ул мәдрәсәдә тәҗвид һәм шәригать хөкемнәрен укыта башлый. Монда ул 10 ел остазлык кыла. Дингә ирек бирелгәннән соң Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәктә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алды. Мәдрәсәнең җитәкчеләре, күп мөгаллимнәре, олы дәрәҗәгә ирешкән шәкертләре аны үзләренең остазлары итеп таныйлар.


Ул революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнеп, кириллицага күчереп, беренчеләрдән булып халыкка җиткерүче булды. Җәгъфәр хәзрәт, тәҗвид фәненә кагылышлы китапларны хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итеп, үзе шул китаплар белән мәдрәсәдә дәрес бирә: Габдрахман Карабаши, имам Сәүбән, имам Гомәри, Шәһит Гауни, Сөнгатулла Бикбулат, Салихҗан Баруди, Галимҗан Баруди китапларыннан; Кыйраәти Коръән фәне буенча – Әхмәтһади Максуди, Нәҗип Думави хезмәтләреннән укыта. Ул 2000-нче елдан алып 2003-нче елга кадәр дини әдәбиятны тикшерүче булып Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эшли. Диния нәзарәтендә эшләгәндә ул “Хәтер дәфтәре” (2002) исемле китап бастыра. 2002 нче елда Җәгъфәр абый Мөбарәк тарафыннан редакцияләнгән “Кыйссасел-әнбия” китабы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан дәреслек сыйфатында нәшер ителде. Җәгъфәр хәзрәт “Хозур” нәшриятында ике кисәктән торган “Иблис, җен, шайтан, гыйфрит...” китабын әзерләп бастырды.


Җәгъфәр хәзрәт соңгы елларында Киров районында Широкая урамында яшәде. Хәләл җефете Миңнәфис абыстай белән ике бала үстерделәр (Ләйсән, Газинур), ике оныклары бар. Ахыргы көннәренә кадәр мәдрәсәгә килеп шәкертләребезгә үгет нәсыйхәтләрен бирде. Җәгъфәр Мөбарәк халкы арасында ихтирам казанган ихлас дин кардәшебез иде.


Ул, рабигыль-ахир аеның 5-нче көнендә (2020 елның 20-нче ноябрендә), иртән 81-нче яшендә вафат булды. Милләтебезнең күренекле шәхесен озатуда дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, зыялылар, мәрхүмне якыннары, шәкертләр катнашты. Җәгъфәр хәзрәт, васыяте нигезендә, әнисе Әсмәбикә абыстай янына күмелде.


Хәзрәттән, үзе исән чагында берәмтекләп җыйган бик бай китапханә калды. Мөхтәрәм остазыбызның китапларын, шәхси әйберләрен мәдрәсә китапханәсенә аның васыяте нигезендә, кызы Ләйсән ханым тапшырды.Тапшырылган ядъкәрләр арасында инкыйлабка кадәрле нәшер ителгән басмалар, дин иреге булгач чыккан китаплар, хәзрәтнең шәхси мөһере, кулъязмалары һәм башка әйберләр бар. Танылган остазыбызның китаплары мәдрәсә китапханәсендә урын алды, шәхси әйберләре уку йортыбыз музеена куелды, кулъязмаларын өйрәнүне мәдрәсә мөгаллимнәре һәм кызы Ләйсән дәвам итәчәк.


Аллаһы Тәгалә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын иде!


Джагфар Муллахметович Мубаракшин

(15 июня 1940-20 ноября 2020) татарский богослов-просветитель, педагог-наставник

 

Джагфар Мубаракшин родился 15 июня 1940 года на земле Брянского сельсовета Сергиевского района Луганской области, то есть в Донбассе. Родился в семье отца-Муллахмета, матери-Асмабики. Отец Муллахмет был родом из деревни Тулбаево Таканышского уезда. Его отец Фазлуддин Мубаракша был двоюродным братом известного писателя Шайхи Маннура. Мать Асмабика родом из села Балтачево Арского уезда. В те годы из-за голода в Татарии отец Муллахмет и мать Асмабика уехали в Донбасс и устроились работать на шахту. Там они встретились и создали прекрасную семью. В семье родилось пятеро детей. В итоге выжили только двое: Исмаил, родившийся в 1936 году, и Джагфар, родившийся последним в 1940 году.


Счастливая довоенная жизнь продлилась недолго, и 22 июня 1941 года фашисты начали войну против нашей страны. В начале июля 1941 года отца Муллахмета забрали на фронт. В 1942 году в тяжелых боях за Сталинград погиб отец. Вскоре немцы вторглись в Донбасс. Джагфару в это время был один год, брату Исмаилу-пять лет. По милости Всевышнего они выжили. Они вернулись в родную деревню матери Балтаси, в дом, построенный их дедом Валиуллой. Его дед был очень благочестивым человеком. Он умер, когда семья Джагфара хазрата возвращалась из Донбасса. Джагфар и Исмаил окончили Балтасинскую среднюю школу. Джагфар выучил правила намаза и письмо арабскими буквами у своей бабушки Галиябаны и матери. Пост он держал вместе с бабушкой и матерью.


В 1959-1962 годах находился на службе в армии. После возвращения с военной службы в 1962-1964 годах работал фрезеровщиком. Обучался живописи в студии ИЗО Дворца культуры имени Ленина. Получив документ об успешном окончании, направил работу в Московский заочный университет имени Крупской. В 1972 году он получил документ об окончании этого учебного заведения. Поступил на работу художником на предприятие “Казаньстройтранс". Его будущая жена работала на хлебозаводе в цехе по производству кукурузы. Они поженились. В 1970 году у них родилась дочь Лейсан.


С момента возвращения из армии в 1962 году, он старался каждую пятницу посещать мечеть Марджани, активно участвовал в работе махалли. В 1987 году в Казани были открыты трехлетние курсы для желающих изучать арабский язык. Джагфар хазрат поступил туда. Проучившись здесь три года, получил разрешение на преподавание и начал вести занятия в татарской гимназии № 3, открытой в 1990 году.


В конце сентября 1991 года гимназию посетили муфтий Талгат хазрат Таджуддин, Габдулхак хазрат Саматов и Исхак хазрат Лутфуллин и пригласили его с 1 октября преподавать в мечети-медресе имени 1000-летия принятия Ислама. Джагфар-хазрат, просидев ночь, написал проповедь по случаю открытия медресе: утром, перед пришедшими шакирдами, он прочитал то, что написал. Он начал преподавать в медресе таджвид и шариатское право. Здесь он преподавал 10 лет. С 90-х годов прошлого века у Джагфара хазрата Мубарака получили образование многие будущие муфтии, религиозные деятели, имамы. Руководители медресе, многие преподаватели, достигшие высокого положения шакирды признают его своим наставником.


Он был одним из первых, кто изучил, перевел на кириллицу и обнародовал религиозно-научные труды, написанные до революции татарскими учеными. Джагфар хазрат, переводя на современный татарский литературный язык книги по таджвидской науке, сам преподавал в медресе: используя книги Габдрахмана Карабаши, имама Саубана, имама Гумари, Шахида гауни, Сунгатуллы Бикбулата, Салихжана Баруди, Галимджана Баруди, Ахмедхади Максуди, Назипа Думави. С 2000 по 2003 год работал исследователем религиозной литературы в Духовном управлении мусульман Татарстана. Работая в ДУМ РТ, он опубликовал книгу “Тетрадь памяти” (2002). В 2002 году книга “Кыйссасел-Анбия” под редакцией Джагфара Мубарака была издана в качестве учебника издательским домом “Хозур”. В издательстве “Хозур” вышла его книга “Иблис, Джинн, Дьявол, Ифрит...” в двух частях.


Последние годы Джагфар хазрат жил в Кировском районе Казани на улице Широкой. Вместе с супругой Миннафис абыстай вырастили двоих детей (Лейсан, Газинур), двое внуков. До конца своих дней он любил приходить в медресе и давал наставления шакирдам. Джагфар Мубарак был искренним верующим человеком, пользовавшимся уважением в народе.


Он умер утром 5-го числа месяца Рабиэль-ахир (20 ноября 2020 года) на 81-м году жизни. В проводах выдающейся личности нашего народа приняли участие религиозные и общественные деятели, представители интеллигенция, близкие, ученики покойного. Джафар хазрат, согласно завещанию, был похоронен рядом со своей матерью Асмабикой.


От хазрата осталась очень богатая библиотека, которую он собрал при жизни. Книги, личные вещи уважаемого наставника в медресе, на основании его завещания, передала его дочь Лейсан-ханум. Среди переданных реликвий-дореволюционные издания, книги, вышедшие после получения свободы вероисповедания, личная печать хазрата, рукописи и другие вещи. Книги нашего выдающегося наставника представлены в библиотеке медресе, личные вещи-в музее нашего учебного заведения, изучение рукописей продолжают преподаватели медресе и дочь Лейсан.