Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Рамазан гаете мөбарәк булсын, мөселман кардәшләребез!
Бүген без бөек бәйрәм Гыйд әл-фитр – Рамазан гаете бәйрәмен билгеләп үтәбез. Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән бәйрәм чаралары башланды.
Республикабыз мөселманнары бүген мәчетләргә гаете намазын укырга ашыктылар. Ал мәчеткә җыелган җәмәгать арасында күренекле җитәкчеләр һәм халык депутатлары, татар зыялылары, мәхәллә халкы, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре бар иде. Иртәнге намаздан соң мәдрәсә шәкертләре, мәдрәсә мөгаллиме Ибраһим хәзрәт тарафыннан Коръән аятьләре укылды.
Рамазан гаете Ибраһим хәзрәтнең коръән укуы белән башланып китте. Мәдрәсәбезнең иң олы остазы Рәхимулла хәзрәт Яруллин дога кылды. Мәхәллә имам-хатыйбы, мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин җыелган җәмәгатне сәләмләп Рамазан гаете белән тәбрик итте, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, мөфти Камил хәзрәт, дәүләт эшлеклеләре, башка төбәкләрдә имамчылык итүче мәдрәсә шәкертләренең, мәчет-мәдрәсә хәйриячеләренең котлауларын җиткерде. Мәдрәсә җитәкчесе ил-көнгә тынычлык, барча мөселманнарга да саулык-саләмәтлек, иман ныклыгы теләде. Ул, Рамазан ае безне тормышның һәм яшәешнең кадерен белергә өйрәтте, күңелләрне сафландырды, кешеләрдәге югары рухи сыйфатларны ачты дип ассызыклады. Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә һәр барчаларыбызның тоткан уразаларын, укыган намазларын, үткәргән ифтарларын, кылган догаларын, биргән сәдакаларын кабуллардан кылса иде дә, Үзе вәгъдә кылган исәпсез-хисапсыз әҗерләргә ирешүләребезне насыйп кылса иде, Рамазан ае бәрәкәтләре һәр йортыбызга, һәрберебезгә ныклы иман, саулык-саләмәтлек, шатлык, муллык, иминлек һәм бәхет алып килсен иде дип теләкләр теләде. Ул җыелган халыкка Рамазан-шәриф аеның 1-нче көненнән алып көн саен Ал мәчеттә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу баруы турында бәян итте. Җүзләрне Коръән-хафизлар, мәдрәсәнең 3 курсын тәмамлап, инде мөгаллимлек итүче Мөхәммәд хәзрәт Бикбаев һәм Ибраһим хәзрәт Шәймарданов башкардылар. Бу куанычлы вакыйга уку йортыбызның Коръән хафизлар әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе. Хәтем тәравих намазының соңгы көнендә төгәлләнеп багышланды.
Ифтар ашларыбыз, үзенчәлекле милләт җыеннарына әверелде – анда миләтебез, өммәтебезнең тарихы, хәзерге көне һәм киләчәге турында фикерләрне уртага алып сөйләшенде, мөнәҗәтләр әйтелде, хәер-догада булдык. Шәкертләребез Тукай шигырьләрен сөйләд. Ифтар ашлары мәдрәсә музеенда, китапханәдә милли мәгариф тарихына багышланга лекторийдан башланды. Аннан соң фарыз залында күренекле имамнар вәгазь сөйләде. Безнең халыкта шулай Рамазан аендагы ифтарларга күчтәнәч белән килү гадәте бар. булды. Г.Камал театры артистлары безнең мәдрәсәгә татар театры шәҗәрәсен бүләк иттеләр – димәк шәкертләр милли театр тарихын да өйрәнәчәк. Шул ифтарда Илдүс ага Әхмәтҗанов бик үтемле итеп ихластан үзе уйнаган спектакльдан Тукай монологын сөйләде. Бик тәэсирле, барысын да уйландыра торган чыгыш булды. Истәлекле вакыйгалардан – Теләчедән Рифкать абый мәдрәсә музеена патефон бүләк итте, иске татар җырлары пластинкасы белән.
Аннан соң мәдрәсә мөгаллиме Мөхәммәд хәзрәт бәйрәм вәгазендә Рамазан бәйрәменең мәгънәсен, Ислам дине кушканнарны аңлатып нәсихәтләрен җиткерде. Ул үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия һәм динебезнең башка кыйммәтләре хакында сөйләде. Ул соңгы вакытта халкыбыз, дин кардәшләребез җилкәсенә төшкән сынаулар турында әйтеп узды. Хәзрәт хәрамнардан тыелып, Аллаһыдан куркып, бары Аның рәхмәтенә һәм мәгъфирәтенә гына өмет баглап яшәргә чакырды.
Вәгазь тәмам булгач, хәзрәт гает намазын уку тәртибе белән таныштырды. Вакыт кергәч мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр, Гает намазыннан соң шәкертләр Коръән укып, мәдрәсәбезнең иң олы остазы Рәхимулла хәзрәт Яруллин дога кылды.
Намаздан соң Ильяс хәзрәт мөселманнарны матур табын артында бәйрәм чәе һәм Корбан шулпасы белән сыйланырга чыкырды.