Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәбездә күркәм ифтарлар бара

Рамазан-шәриф ае – изге гамәлләр ае ул. Бу айда адәм балалары бер-берсе белән күбрәк аралашып хәлләрне белешергә, динебез нәсыйхәтләрен өйрәнергә, малларыннан өлеш чыгарырга, ярдәмчесез калганнарга кулларыннан килгәнчә булышырга, игелекле гамәлләр кылырга омтыла. Билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу айда юмартлыгы тагын да көчәйгән. Без дә шушы юлдан барсак, ин шәә Аллаһ, күркәм эшләр кылучылардан булырбыз.

 

 20240326_183411.jpg


Бу айда кылына торган яхшы эш-гамәлләр мөселман кардәшләребезне тагын да берләштерә, дуслык-туганлык хисләрен ныгыта, күршеләр, милләттәшләр, бергә эшләүче хезмәттәшләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта. Рамазан ае ул – барлык айларның солтаны. Бу айда безнең юл күрсәткечебез булган Коръәни-Кәрим иңгән. Менә инде Рамазан аеның ахыргы ун көненә дә аяк бастык.


20240326_185725.jpg

 

 

Мәдрәсәдә берсеннән-берсе күркәм ифтар мәҗлесләре бара. Аларны уздырырга сәбәпчеләр күренекле мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә торган, иганәчелек итүче татар зыялылары. Соңгы көннәрдә генә дә ифтар уздыручылар арасында – Әнәс хаҗи Локманов, Рамил әфәнде Тураев, Харис хаҗи Камалиев, Фәннур һәм Рәшит Шәүкәт уллары. Ифтарда мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре, мәхәллә әһелләре, татар зыялылары, халык депутатлары, дин әһелләре катнаша.

 

 20240326_190140.jpg


Ифтарга килүчеләрне Рамазан аеның фазыйләтләре белән таныштырып, шушы санаулы сәгать-минутларны гыйбадәт кылып, Аллаһыдан гафу сорап, гыйлемнәр эстәп уздыруның әһәмияте хакында җыелган мөселман кардәшләргә Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, Равил хәзрәт Зөфәров кебек имамнар вәгазь сөйләделәр. Фарыз залына җыенганчы кардәшләр мәдрәсә китапханәсе һәм музее белән таныша. Шулай итеп гыйбрәт вә үгет-нәсыйхат ала.

 

20240326_181137.jpg


Ахшам намазына азан әйтелеп, хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң, мәдрәсәбезгә килүчеләр ифтар кылырга юнәлә. Бай сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләрне әзерләтүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булса иде дип догада булалар. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт ифтарга сәбәпчн булган милләт зыялыларының изге гамәлләре турында сөйләп китә.


20240330_180110.jpg


Әлеге чара зур кунаклар, могтәбәр шәхесләр, иҗат әһелләре, милләтебезнең асыл уллары катнашында узды. Үзенең ихлас мөнәҗәт-җырлары белән күңелләребезне яулап алырга өлгергән Марсель Вәгыйзев үзенең мөнәҗәтләре белән таныштырды. Җыелган милләт асыллары томыштан якты хатирәләре белән уртаклаштылар, теләкләрен җиткерделәр. Мәдрәсә иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи мздрәсә төзелешен башлау турында мәгълүмат биреп, “Минем мәдрәсә” проектын игълан итте, мөселманнарны хәлдән килгәнчә булышлык кылырга чакырды.

 

20240326_191102.jpg

 

Ифтарда чыгыш ясаучылар, барчаларыбызны да Аллаһы юлында тырышлык күрсәтергә, динебезне яшь буынга тапшыру эшендә активлык күрсәтергә чакырдылар, барыбызга да динне, телебезне киләчәк буыннарга тапшыруда өлеш кертүчеләрдән булырга язса иде дип теләктә булдылар.

 

20240330_194740.jpg


Ифтарлар дәвам итә. Бүгенге ифтарны мәдрәсәгә һәрдаим булышлык кылып торучы Җәмил хаҗи уздыра.