Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәнең яшь мөгаллимнәре тәравих намазы укыта
Рамазан-Шәриф ае башланды. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Аллаһы Тәгаләнең шәфкате ирешсен сезгә, мөселман туганнар! Изге Рамазан ае белән!
Рамазан ае көннәрен ураза тотып, тәравих намазлары, төннәрен догалар укып үтә, ә алар арасында Коръән уку һәм Аллаһы Тәгаләне искә алу. Рамазан – бу көн дәвамында ашау- эчүдән, гайбәт сүзләрдән, ызгыш-талаштан, ялганнан тыелу. Рамазан – ул эчнең азыктан, колакларның начар сүзләрдән, күзләрнең Аллаһы Тәгалә кушмаганнарга караудан тыелып тору ае. Күңел дә начар уй һәм фикерләрдән ураза тота. Рамазан – ул үз тормышыңның мәгънәсен аңлау, үз-үзеңне тотышыңны үзгәртү, әхлакый үсеш, камилләшү өчен мөмкинлекләр ае.
Мәчетебездә җәмәгать белән тәравих намазлары укыла һәм күркәм ифтар мәҗлесләре уза башлады. Анда мәдрәсә шәкертләре, мөгаллимнәре һәм мәхәллә әһелләре, татар зыялылары дә катнаша. Тәравих намазын мәдрәсәбезнең яшь мөгаллимнәре, Коръән Хафизлар Мөхәммәд Бикбаев һәм Ибраһим Шәймарданов укыта. Рамазан ае дәвамында Коръән хәтем кылыначак — Кәлам Шәриф тулысы белән укып чыгылачак. Тәравих намазын Коръәнне хәтем кылып уку мөселманнар өчен сөннәт булып тора һәм олы әҗер-саваплар белән бүләкләнә.
Казанда тәравих намазы вакытында Коръән 37 мәчеттә хәтем кылына. Татарстан шәһәр һәм районнарында алар — тагын 81 мәчет.