Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә беренче “Яңа Ишле укулары” узды
Дин әһелләре, зыялылар, галимнәр катнашында Тау ягы, Чүпрәле районы, Яңа Ишле авылы тарихына багышланып үткәрелә торган “Нәселем – туган авылым тарихында” фәнни-гамәли укулары узды. Татар милләте һәм мөселман өммәте өчен көн кадагында булган мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләр инде өченче ел Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә инде мәйданынчыгында үткәрелә. Бу көндә узган мәдәни чараның инициаторы, Тәтеш районының “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, эшмәкәр-хәйрияче, Яңа Ишле авылы кызы Римма Гомәр кызы Сафиуллова булды. Укуларның темасы татар авылларын саклап калу эшләрендә дин әһелләренең һәм татар эшмәкәрләренең бергәләп хезмәт кую юллары турында булды.
Килгән кунакларны Ильяс хәзрәт каршы алды һәм мәдрәсә белән таныштырды. Чара Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Укуларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Раиль Шәмсетдинев, Бөтенруссия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина һәм башка күренекле галимнәр, дин әһелләре, татар зыялылары, журналистлар, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты. Бу чараны оештыруны үз өстенә, соңгы берничә ел эчендә мәдәни агарту чараларында бергәләп эш алып барган, «Безнең мирас» журналы редакциясе һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе алды. Шуның өчен кереш чыгышларны да Ләбиб хаҗи Лерон һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин ясады.
Тау ягы, Чүпрәле төбәгенең күренекле шәхесләре мирасын өйрәнү һәм ларның исемнәрен халыкка кайтару, авыл тормышын матбугатта яктырту, яшьләрне авылга тарту буенча рухи-әхлакый тәрбия, гореф-гадәтләрне саклау, авылдагы зиратларны карап тору, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү һ.б. мөһим мәсьәләләр буенча тарихчылар Индус һәм Энгель Таһировлар, Наил хаҗи Таиров, Рәшит хаҗи Амишов, драматург Данил Салихов, язучы, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб хаҗи Лерон, Татарстанның халык артисты ИлСаф, Ульян өлкәсе Идел аръягы татар мохтарияте җитәкчесе Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинев һ.б. чыгыш ясады. Очрашуны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды.
Энгель ага Таһиров Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга шәкертләргә белем бирү белән беррәттән, милләтебез һәм динебез ядкарьләрен саклауда керткән хезмәтен югары бәяләп, рәхмәт хаты тапшырды. «Олы һәм саваплы гамәлләр кыласыз. Бу зур вазифаларны башкаруда Аллаһы тәгалә сезгә көч-куәт бирсен, – диде танылган галимебез.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Раиль Шәмсетдинев авыл кешеләрен яклау буенча дәүләт программалары турында сөйләде, актуаль теманы уртага алып сөйләшкән өчен рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук ул Ләбиб хаҗи Леронга, Линар Гобәйдуллинга, Зөлфәт Мингалиевкә үзенең рәхмәт хатларын тапшырды. Наилә Җиһаншина яшь буынны тәрбияләүгә игътибар бирергә чакырды, тормыштан берничә күркәм мисаллар да китереп китте. Тарих фәннәре кандидаты, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров яшь буынга рухи тәрбия бирү юлында кылган гамәлләрне бәян итте. Танылган шәхесләребез чыккан авылларны яшь мөселманнар белән күреп кайтуны оештырганнарын сөйләде. Ләбиб хаҗи җыелган татар җәмәгатчелегенә татар фольклор мирасының күренекле ядкяре – “Чура батыр” дастанының вариантлары тупланган җыентыкны тәкъдим итте.
Ильяс хәзрәт үзенең чыгышында милли вә дини җәмәгатчелекне борчыган һәм якын елларда, , чишәргә тиешле мәсәләләрне күтәрде. “Милләтебезнең чишмә чыганагы – татар авыллары. Нәселебез шунда башланган, ерак әби-бабайларыбыз шушы урында гомер иткән. Элек-электән авыл халкы тырыш, максатчан булулары белән аерылып торган. Нинди генә авыр заманнар булмасын, эшләргә, яшәргә көч тапканнар. Динебез кыерсытылуларга дучар булганда да, аны саклап калу өчен бар көчләрен куйганнар. Безнең хәзерге авылларыбызда да татар рухы булырга тиеш. Хәзер татар кешеләренә кирәкле гыйлем-мәгълүматны тулысынча җиткерә алучылар, безнең халыкның милли һәм дини йөзен билгели һәм саклый торган төп тоткабыз – авыл имамнары. Авылларны тотып торучы икенче катлам – зыялы, тормышындв берникадәр уңышка ирешкән затлар. Бу ике катлам бергәләшеп эшләгән авыллар күзгә күренеп ямьләнә, рухы ныгый, гөрләп яши. Бүген түгәрәк өстәлебез артында шундый затларның берсе Римма Гомәр кызы. Бүгенге теманы да аның тәкъдиме буенча алдык һәм шушы мәсьәләләр турында сөйләшсәк иде, мөхтәрәм җәмәгать. Авыл күрке булган имамнарны һәм авылдан чыккан зыялыларны берләштерү, гореф-гадәтләрне саклап калу, торгызу, нәсел җепләрен югалтмау юлларын уртага алып фикерләшик әле җәмәгать”, - диеп мөрәҗәгать итте мәдрәсә җитәкчесе.
Утырыш ахырында, җыелган җәмәгать, Римма ханымны түгәрәк юбилее белән ихластан котладылар. Шулай ук Ильяс хәзрәт мәдәни чарада катнашучы һәм мәдрәсәдә хезмәт итүче абыстайларны хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикләде. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Анда, аерым алганда, Яңа Ишле укуларын гамәлгә кертү, татар авылларыдагы имамнар һәм хәйриячеләрнең бердәм эшләрен дәгъватлау, Тау ягының күренекле дин әһелләре турында мәгълүмат туплау, татар авыллары зиратлары өчен үрнәк табличкалар эшләү (зират, андагы шәхесләр), гаилә шәҗәрәләрен төзү турында кыскача ярдәмлек ясау буенча тәкъдимнәр бар.