Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре мөгаллим-тәрбияче Якуб хәзрәтнең каберен зиярәт иттеләр

Аның җылы истәлеген уртаклашыр өчен зиратка мәдрәсә шәкертләре, мөгаллимнәр, аны белгән затлар, туганнары һәм дуслары җыелды. Хәзерге вакытта, Бөрбаш авылы мөселман пансионатында укучы улы Мөхәммәд тә әтисенең каберен зиярәт кылырга килгән иде. Кабер ташын куерга мәдрәсәбез остазы Роберт хәзрәт Вәлиев булышлык итте.


5bb02187-a9c1-4fc3-8cd7-65415075b040.jpg

 

Равиль хәзрәт Бибаев матур итеп вәгазь сөйләде. Мәдрәсәбез шәкерте Ибраһим Коръән укыды, Хәйдәр хәзрәт дога кылды. Исмәгыйл хәзрәт, Фәрит хаҗи һәм якын дуслары аның турында җылы хәтирәләр сөйләде. Барысы да, Аллаһы Тәгалә Якуб хәзрәтнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын! Гаиләсенә, туганнарына Аллаһы тәгалә сабырлык вә түземлек бирсен! - дип догада булды.

 

 10533ca3-7c69-4850-b40b-682ab8ad3666.jpg

 

Якуб хәзрәт Абибуллаев, 8-нче гыйнвар көнне вафат булды. Аңа 2022 елның 24-нче июньдә 60 яшь туласы иде. Ул 20 ел дини мәгърифәт юлында хезмәт иткән зат, булачак дин әһелләре тәрбияләүгә күп тырышлык куйган шәхес иде. Якуб хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында тырыш хезмәт куйган кеше.


27375580-d6cb-4afb-a45c-f2cfd48fd156.jpg

 

Ул, Үзбәкстан Җөмһүрияте Фергана өлкәсенең Маргилан шәһәрендә туган. 2002 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керде. Мәдрәсәдә уку дәверендә һәм вафатына кадәр педагог-тәрбияче булып эшләде, бик теләп хуҗалык, төзекләндерү эшләре белән шөгелләнде. Мәдрәсәнең мөгаллимнәре, олы дәрәҗәгә ирешкән шәкертләре аны үзләренең остазлары итеп таныйлар иде.


db73198e-c2e1-4b02-ae3a-47c61f0c6aa7.jpg

 

2007 елда аңа Согуд Гарәпстанында Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә хаҗ сәфәрендә булып, Исламның бер фарыз гамәлен үтәргә насыйп булды. 2009 елда Россия Ислам университетының теология факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керде. 2 кыз һәм 2 ир бала атасы.