Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә Ульяновск шәһәре татар зыялылары булып китте
Мәдрәсәдә Ульяновск шәһәре татар зыялылары кунак булып китте. Аларны Ильяс хәзрәт һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов каршы алды. делегациясен җитәкләгән иде. Татар автономиясенең Идел аръягы район советы рәисе Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинев җитәкчелегендәге ут күршеләребез делегация составында актив җәмәгать эшлеклеләре, ана теле укытучылары, мәхәллә мөселманнары, “Ак калфак” кызлары һәм “Өмет” газетасы журналистлары бар.
Мәдрәсәне бу шәһәр белән күптәнге дуслык җепләре бәйли. Мәдрәсә мөгаллимнәре бик теләп Ульяновскида узган милли һәм дини чараларда катнаша, Бу регионнан шәкертләр дә еш безгә укырга килә. Әле быел гына Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге зыялылары Ульяновскида кунак булып кайтты, андагы кардәшләребез белән очрашканнар иде.
Ерак юлны якын итеп килгән кардәшләрне Ильяс хәзрәт, Фәрит хаҗи һәм мәдрәсә мөгаллимнәре каршы алды. Күрешеп хәл-әхвәлләрне сораганнан соң кунакларны Яңа татар бистәсендәге зыяратка күренекле шәхесләребез каберләрен зиярәт итәргә алып бардылар. Аннан соң алар мәдрәсә белән таныштылар, музей, китапханә, уку сыйныфларын карадылар. Экскурсиядән соң кунакларны аш өстәленә чакырдылар. Алар шәкертләр пешергән корбан ашыннан һәм пылаудан, гошер сәдакасына килгән, мәдрәсә кишәрлекләрендә үстергән яшелчәләрдән ясаган салатлардан авыз иттеләр, тәмле итеп чәй эчтеләр, алып килгән күчтәнәчләрен, сәдакаларын бирделәр. Шәкертләр Коръән укып, күчтәнәчләргә, сәдакаларга дога кылды. Аштан соң кунаклар мәдрәсә белән танышуны дәвам иттеләр, намаз укыдылар. Очрашу бик җылы вә дустанә узды, эчкерсез сөйләшүләр ике якка да бик ошады.
Казан кунаклары бүген шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында булып эшлекле сөйләшүләр уздырдылар, Казан белән танышып йөрделәр. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин каршы алды. Ульяновск делегациясе Бөтендөнья конгрессы бинасы белән белән танышты. Шулай ук аларга оешманың эшчәнлеге турында да сөйләделәр.
Кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге театрда танылган драматург Туфан Миннуллинның “Алай түгел, болай ул» пьесасы буенча куелган спектакль карадылар.