Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә тантаналы шартларда дипломнар тапшырылды
Тантана җомга намазы алдыннан узды. Алар дүрт ел дәвамында уку йортыбызда гыйлем җыйдылар. Шәкертләр арасында инде имам, мөәзин, мөгаллимнәр булыр эшләүчеләр күпчелек. Быелгы чыгарылыш шәкертләре әле пандемия вакытында укырга кергәннәр иде. Алар илебезнең 12 төбәгеннән килгән. Әлбәттә иң күбесе Татарстан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән. Бүген, мөгаллимнәр, аларның курсын соңгы елларда читтән торып укучылар арасында иң уңган, иң тырыш, иң тату дип тә билгеләп үттеләр. Кичә алар барысы да диплом эшләрен, мәртәбәле комиссия алдында, уңышлы яклап чыктылар.
Бүген аларны мәдрәсә тәмамлаулары белән тәбрик итәргә Татартан Дәүләт Советы депутаты Камиль ага Нугаев, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил әфәнде Шәйхетдинов, Татарстанның Баш казые, мәдрәсәнең диплом комиссиясе рәисе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты, академик Энгель ага Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс әфәнде Тукаев, мәдрәсәнең иганәчесе Рәшит әфәнде Гайнетдинев, Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәре мәхәлләсе рәисе Рамил әфәнде Исмәгыйлев килгән иде.
Диплом тапшыру чарасында мәдрәсә остазлары, шәкертләр катнашты. Танатана чыгарылыш курсының иң яхшы шәкертләренең Коръән укулары белән башланып китте. Комиссия рәисе - Баш казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев ил-көнгә бәхет вә шатлык, сәламәтлек, иман нуры теләп дога кылды. Чыгыш ясап ул, бүген диплом алучы шәкертләргә үгет-нәсыйхат бирде, халыкка хезмәткә чакырды. Гыйлем алып кына түгел, аны таратырга да кирәклекнең зарурлыгы турында әйтте. Кешеләрне дингә чакырганда шәхси үрнәкнең бик зур урын алып торуына басым ясады һәм шәкертләрне тормышларында күренекле вакыйга белән котлады.
Чыгарылыш шәкертләрен, өч ел дәвамында укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Җәмәгать алдында чыгыш ясап Ильяс хәзрәт диплом алучы шәкертләрне котлап мәгърифәт юлларыгыз эзлекле булсын иде диеп котлады. Ул милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып баруны сорады.
Энгель ага милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып баруны, халыкка якын булуларын, дини һәм милли мирасыбызны яхшылап өйрәнүебезне теләде, гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында тукталмаска чакырды. Ул шулай ук Ильяс хәзрәткә “Тынычлык илчесе” таныклыгын һәм билгесен тапшырды.
Хәлил Шәйхетдинов диплом алачак имамнарны дини дәгъвәт юлынннан тыш, мәхәллә халкын сәламәт яшәү рәвешенә дә шәхси үрнәк күрсәтеп күндерергә чакырды. Ул шулай ук мәдрәсә остазларына ГТО нормаларын уңышлы тапшыру турында таныклыкларны һәм махсус билгеләрне тапшырды. Рәшит әфәнде, Рамиль әфәнде чыгыш ясап гамәлләрне чын күңелдән башкарырга, изгелек кылырга һәрдаим ашкынып торырга, гыйлем алуны туктатмаска чакырдылар.
Котлаулардан соң 29 шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды. Аларга шулай ук, Россия Фәннәр академиясе социология инститының конфликтология үзәге тарафыннан бирелә торган “конфликтолог-татулаштыручы” квалификациясен алу турында таныклыклар да тапшырылды.
Бу чарадан соң, мәдрәсәбезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев шәкертләргә гыйлем алу өстендә һәрдаим эшләргә һәм белгәннәреңне башкаларга да өйрәтүнең кирәклеге турында аерым сүз алып әйтте. Шәкертләр ихлас күңел биреп тырышып остазларга армый-талмый рәвештә белем биргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.