Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Миргазиз Укмасый туган көнендә шагыйрьнең каберенә яңа таш һәм чардуган куелды
Бүген 14 июнь көнне Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукайның дусты, замандашы, шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасый каберенә таш куелды, матур чардуган урнаштырылды. Әлеге игелекле эшнең башында шагыйрьнең авылдашы, танылган тележурналист, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра ханым Абдуллина торды.
Кызганыч, озак еллар Миргазиз Укмасыйның элекке кабер ташы ташландык хәлдә иде. Бүген менә сөенечле хәбәр белән уртаклашабыз. Чарада Казан кооператив институты студентлары, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев, Миргазиз Укмасыйның якташлары - Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, шагыйрьләр- Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров, Бәтке җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рәис Нигъматуллин, Кече Укмас авылы клубы мөдире Зөлфирә Гәрәева, сәнгать җитәкчесе Резидә Сабирова, Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Хәмит хәзрәт Идрисов бар иде. Шәкертләр шагыйрь рухына атап Коръән укыды, дога кылды, зыялылар аның язмышы, иҗаты турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Чарада Балык Бистәсе, Әлки районнары якташлык җәмгыятләренә, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондына рәхмәт сүзләре яңгырады.
Миргазиз Габделкаюм улы Укмасый (Зәбиров) 1884 елың 14 июнендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында мулла гаиләсендә туа, «Мөхәммәдия»дә укый. 1931 елның 7 июнендә аны «авылда контрреволюцион чыгышлар оештыручы» сыйфатында кулга алалар һәм шул елның 29 августында әдипне 8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарыла. Дөрес, бераздан, шул ук елның сентябрендә, бу карар шартлы хөкем белән алыштырыла.
Шушы хәлләрдән соң М.Укмасый, ике кызын ияртеп (хатыны инде вафат булган була), туган авылын ташлап, Яшел Үзән шәһәренә барып урнаша. Анда әүвәл ФЗӨ мәктәбендә, аннары Норлаттагы урта мәктәптә укыта. Кызы вафат була. Бер кызы чит җирләргә китәргә мәҗбүр була. Аның язмышы билгесез.
Утызынчы елларның ахырларында Миргазиз Укмасый Казанга күченә һәм Казан медицина институтында балта остасы булып эшләп йөри. Гомеренең соңгы елларын Югары Осландагы картлар йортында уздыра, 1948 елның көзендә шунда вафат була. Ул Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән (13 аллея, беренче рәт).
Кызганыч, бүген Миргазиз Укмасыйның туганнары да исән түгел. Бу уңайдан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла болай диде: “Исән кеше тавыш биреп тора. Үлгән кеше тавыш бирә алмый “миңа кабер ташы куегыз әле” дип. Шуңа күрә бүген Миргазиз Укмасыйга кабер ташы куелу – аеруча шатлыклы хәл”.
Матбугат.ру хәбәре нигезендә