Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә көндезге бүлек шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Бүген Салават Мортазин, Наиль Юмаев, Ислам Шәфыйков, Габдулла Гыйззәтуллин, Алмаз Гусев мәдрәсә бетерү турында дипломга ия булдылар. Аларга дипломнарны мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт тапшырды. 


a068e0f7-e835-41c3-9404-409e363e3df4.jpg



Уку йортыбыз мөдире шәкертләрне халыкка намуслы хезмәт итергә, армый-талмый аң-белем таратырга, мәдрәсәне онытмаска чакырды. Яшь имамнарны мәдрәсәнең уку-укыту бүлеге мөдире Аяз хәзрәт, умартачылык буенча остаз Тимур хәзрәт котладылар.


38a72fcf-760d-437e-a9a5-db8db23eae75.jpg


Чыгарылыш курсы шәкертләре бер ел төрле төбәкләрдә имам, мөгаллим вазыйфаларын башкарып практика үттеләр. Бу тантанада шәкертләргә шулай ук умартачылык һөнәрен үзләштерү турында сертификат та бирелде. 


f21a301a-cfce-482e-9d25-a8c8e8d9310e.jpg


Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов аларга ГТО нормаларын уңышлы тапшыру турында таныклыкларны һәм көмеш билгеләрне тапшырды. Ул яшь имамнарны дини дәгъвәт юлынннан тыш, мәхәллә халкын сәламәт яшәү рәвешенә дә күндерергә чакырды.


c3683d35-0acf-42f0-b215-8cd6e87d5172.jpg



Бүген диплом алган шәкертләр чыгышлары белән Казаннан, Мари Эль республикасыннан, Пенза өлкәсеннән, Татарстан районнарыннан. Алар уку дәверендә үзләрен иң яхшы яктан күрсәтте, спорт, милли-мәдәни, дини агарту чараларында актив катнашып тордылар. Татар телен камил дәрәҗәдә беләләр, күп татар классикларының шигырьләрен, биографияләрен беләләр. Алар җәмгыяткә тулы канлы хезмәт итәргә, имамчылык-мөгалллимлек итәргә яхшы әзерлекле затлар.


2713fdb1-d36c-4fa0-a2cd-d706be8d341d.jpg