Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре дөрес тукланырга өйрәнә

Бу гамәлләр "Халык сәламәтлеген ныгыту» программасы нигезендә башкарыла. Институт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе-халык арасында сәламәт туклануны пропагандалау, сәламәт туклану культурасын формалаштыру.


b531ce96-c1e6-47f5-88d8-3d56a455f7e5.jpg


Институт җитәкчесе Марат әфәнде Кәлимуллин шәкертләр алдында чыгыш ясады. Алар сәламәт туклану культурасы турында сөйләделәр.


87ac290d-0536-4e49-897b-5d3cf2f15bf7.jpg


“Сәламәт туклану” проекты “Демография” федераль илкүләм проект программасы кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты – дөрес туклану, сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек нигезе булсын өчен күбрәк халыкны файдалы белемнәр белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү.


5edf9885-9d5a-4ad9-bd4f-1300dd20b250.jpg


Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора. Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта.


8b133ad0-5ee7-4db5-8753-cda629a974fe.jpg


Шәкертләргә белгечләр тәкъдим иткән ризыклардан иң ошаганы сельдерейдан смузи булды. Витаминнарга, клетчатка һәм органик кислоталарга бай әлеге смузи көне буена энергия-көч бирә, ябыгырга булыша, эчәклекләр өчен дә файдалы. Ярты стакан суга ярты алма, ике ботак сельдерей, ярты лимон яки лайм, җиде ботак петрушка, җиде ботак бөтнек салып, блендерда изәбез.


Шәкертләр смузи ясап мөгаллимнәрне дә сыйладылар. Институт вәкилләре белән хезмәттәшлек дәвам итә.