Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләргә татар зыялылары һәм күренекле хәзрәтләр дәрес бирә

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы шәкертләр хәзерге вакытта республикабызның мәхәлләләрендә тәтбикъ үтә. Кичке бүлек шәкертләре каникулда. Ә уку сыйныфларында читтән торып уку бүлеге шәкертләре гыйлем җыя.

 

 20230103_155322.jpg


Шәкертләр 24 төбәктән килгән. Йөзгә якын шәкерт арасында Татарстан, Чувашстан, Башкортстан, Мари Эль республикаларыннан, Ульян, Киров, Түбән Новгород, Ставрополь  төбәкләреннән килеп укучылар бар. Аларның күбесе инде башлыча татарлар яшәгән үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин, я мөгаллим булып хезмәт итә.


20221104_161905.jpg




Укулар вакытында алар белән күренекле имамнарыбыз һәм милләтебезнең күренекле шәхесләре бик теләп очраша. Мондый очрашуларны Әдип хаҗи Мадияров башлап җибәрде. Тимур хәзрәт Ибраһимов шәкертләргә чалма чорнау буенча дәрес бирде. Шул ук көнне Зөлфәт хәзрәт Мингалиев аларга мәдрәсә тарихы турында сөйләде, музей экспонатларын күрсәтте.

 

 6c57cf8f-1b95-41ef-a5c3-f826bc0aa42d.jpg


Бу көннәрдә алар белән “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире, Тукай премиясе лауреаты Ләбиб хаҗи Лерон, профессор Энгель әфәнде Таһиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров очрашты. Бу чаралардан шәкертләр бик канәгать калды һәм алар олуг затларга рәхмәтләрен әйттеләр.


3f80334d-e000-43b5-868e-a387f6f1e53a.jpg

 


Якын көннәрдә аларга Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дәрес бирәчәк диеп көтелә.