Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

“Саклагыз нигез ташын”. Җәлил хәзрәтнең яңа китабы

Балтач районының Бөрбаш авылында бик күркәм  китап тәкъдим итү кичәсе булды. Моның сәбәбе шул: авыл фидакарьләре туып үскән каръяларының тарихына багышлап “Саклагыз нигез ташын” дигән китап нәшер иткән.


Oblozhka_page-0001-696x470.jpg


Кичәне ачып, әлеге тантананы алып баручы һәм бу изге эшнең башында торучы, ТР Диния нәзарәтенең Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе һәм Бөрбаш мәчете имам-хатыйбы Җәлил хәзрәт Фазлыев, шушы чараның берүк вакытта авыл мәчетенең утыз еллыгы белән туры килүен дә билгеләп үтте. “Авылыбызда 236 йорт-нигез булып, шуларның 84е турыдан-туры Бөрбаш тарихына бәйле булган Карабәк нәселенә карый”, – дип белдерде. Аның сөйләве буенча, авылга нигез салган Көчек бабай бирегә 16 гасыр ахырында килеп утырган. Ул заманда авыл Бөрбаш дип түгел, нигез салучының исеме белән Көчек Пүчинкәсе дип аталган. Китап тәкъдим итү кичәсендә катнашкан тарихчы Дамир Исхаков, бу тарафларның узмышын шактый яхшы чамалаганга, Карабәк нәселеннән чыккан затлы шәхесләр нигез салганга, авыл бүген дә яхшы хәлдә, дип нәтиҗә ясады.


Китап тәкъдим итү кичәсендә Татарстан Президенты аппараты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән бергәләп эшләү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Казан шәһәренең элеккеге хакимият башлыгы Камил Исхаков, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка кунаклар чыгыш ясады.


WhatsApp-Image-2022-12-19-at-15.07.54-1-696x696.jpeg


Ильяс хәзрәт китапка олы бәя биреп: “Олы рәхмәт менә, Җәлил хәзрәткә, үзенең ошбу китабын чыгарып безгә үрнәк күрсәтеп, рухи мирасыбызны ничек сакларга икәнен күрсәтеп бер җитди өлге бирде. Китапта, татар мәхәлләсе алдында торган, зур әхләкый сораулар вә мәсьәләләр күтәрелгән. Аларга Бөрбаш авылы тарихы аркылы бик гыйбрәтле мисаллар вә җаваплар, үрнәккә алырлык гамәлләр дә китерелгән”, -дип ассызыклап китте.