Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә, җомга намазыннан соң, 2022 елга йомгак ясалды

Шәкертләрне тәбрикләргә Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчеләре килде

 

Җомга намазында һәм шәкертләрне тәбрикләүдә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис әфәнде Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс әфәнде Тукаев, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф хаҗи  Хәсәнов катнашты. Бу көнне шулай ук Рәүф хаҗины 70 яшьлеге белән котладылар һәм аңа Конгресс, мәдрәсә исеменнән бүләкләр тапшырдылар.


e2c0dadf-d738-4ba4-b08c-4c55a71e6da2.jpg

 

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт узган елга нәтиҗә ясап, мәхәллә халкы һәм мәдрәсә коллективы алдында исәп-хисап тотты. Уку йортында һәм мәхәлләдә узган чаралар, башкарылган эшләр турында сөйләде, алдагы планнарны бәян итте. Ильяс хәзрәт Бөтенруссия һәм Татарстан күләмендә узган конкурсларда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда алдынгы урыннар алган шәкертләрне атап киттте, аларга тырышлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук остазлар Коръән хәтем кылу буенча булган уңышларны бәян итте.

148cb135-4a3a-47a2-af8e-2e3d85d1e22a.jpg


Көндезге бүлек шәкертләре хәзер тәтъбик урыннарына таралыша, ә алар урынынын читтән торып уку бүлеге шәкертләре ала. Күркәм елны йомгаклау, Коръән укып, уку йортыбызга, ил-көнебезгә уңышлар, имилек теләп, дога кылып, аш мәҗлесе белән тәмамланды.