Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә мөгаллим-тәрбияче Якуб хәзрәтне искә алдылар

Аның җылы истәлеген уртаклашыр өчен аш мәҗлесенә мәдрәсә шәкертләре, мөгаллимнәр, аны белгән затлар җыелды. Рамиль хәзрәт Бибаев матур итеп вәгазь сөйләде. Мәрхәмнең улы Мөхәммәд Коръән укыды. Аның якын дуслары җылы хәтирәләр сөйләде. Барысы да, Аллаһы Тәгалә Якуб хәзрәтнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын! Гаиләсенә, туганнарына Аллаһы тәгалә сабырлык вә түземлек бирсен! - дип догада булды.


Якуп абый.jpg


Якуб хәзрәт Абибуллаев, 8-нче гыйнвар көнне вафат булды. Аңа 2022 елның 24-нче июньдә 60 яшь туласы иде. Ул 20 ел дини мәгърифәт юлында хезмәт иткән зат, булачак дин әһелләре тәрбияләүгә күп тырышлык куйган шәхес иде. Якуб хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында тырыш хезмәт куйган кеше.


Ул, Үзбәкстан Җөмһүрияте Фергана өлкәсенең Маргилан шәһәрендә туган. 2002 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керде. Мәдрәсәдә уку дәверендә һәм вафатына кадәр педагог-тәрбияче булып эшләде, бик теләп хуҗалык, төзекләндерү эшләре белән шөгелләнде. Мәдрәсәнең мөгаллимнәре, олы дәрәҗәгә ирешкән шәкертләре аны үзләренең остазлары итеп таныйлар иде.


2007 елда аңа Согуд Гарәпстанында Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә хаҗ сәфәрендә булып, Исламның бер фарыз гамәлен үтәргә насыйп булды. 2009 елда Россия Ислам университетының теология факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керде. 2 кыз һәм 2 ир бала атасы.