Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Татарстан мәдрәсәләре һәм хафизлар әзерләү үзәкләре арасында Коръән уку бәйгесе узды

Мөхәммәд Бикбаев - уку йортыбыздагы икенче Коръән-хафиз. Беренчесе Камил Мостафин иде. Шәһадәтнамә Коръәнне укып, тәҗвид кагыйдәләре белән сөйләп ятлауны төгәлләгәнен раслый. Шәһадәтнамә гарәп һәм татар телләрендә язылган һәм ул Татарстан мөфтие һәм комиссия рәисе имзалары белән беркетелгән, мөфтият мөһере куелган.


ea6fea2b-43d2-4031-91a2-a7d5b874b774.jpg


Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30нчы җүзләрен белү буенча III Республикакүләм бәйге узды. Ул Казан ислам университетының “Рәшидә” рухи-белем бирү үзәге бинасында үтте. Әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан оештырылды.


DSC_9632.jpg


Бәйгедә чыгыш ясаучыларга Коръән белгечләреннән һәм хафизлардан торган мәртәбәле жюри бәя бирде. Жюри әгъзаларын Коръән һәм Сөннәт эшләре буенча Бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Коръән мөгаллиме, Казанның Әхмәтзәки хәзрәт Сәфиуллин исемендәге мәчет имамы Әхмәт хәзрәт Ибраһимов, Мәскәү өлкәсе имамы Борһанетдин хәзрәт Рәхимов тәшкил итте.


DSC_9477.jpg


Бәйгедә барлыгы 45 шәкерт катнашты, алар Казаннан кала, Чаллы, Әлмәт, Буа шәһәрләреннән килде. 


DSC_9518_1.jpg


Коръән бәйгесе биш этапта узды, һәрбер этап барышында жюри командаларның әгъзаларына сораулар бирде. Шулай итеп, мәдрәсә укучылары Коръәннең 29-30нчы җүзләрен яттан белүләрен, ә иң мөһиме – дөрес укуларын күрсәттеләр.


DSC_9773.jpg


Җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашында үтте. Җитәкчеләр Коръәнне өйрәнү һәм ятлау өлкәсендә хезмәт куючы шәкертләргә, аларның остазларына тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.


d072d36e-64d4-49d7-9c89-f0fca18d7276.jpg


Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәи бәйгедә катнашкан шәкертләрне котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Аеруча ул М.Бикбаевны олы юлга чыгуы белән котлады һәм башка шәкертләрне аңардан үрнәк алырга чакырды.


931161e4-0937-433c-83be-2ca3d9114743.jpg


Исегезгә төшереп китик, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән, 2020 елда Диния Нәзарәтендә Коръән-хафизларга шәһадәтнамәләр тапшыру комиссиясе эшли башлаган иде. Әлеге комиссияне булдыруның төп максаты – республикадагы Коръән-хафизларның санын белү, аларның әзерлек һәм белем дәрәҗәләрен тикшерү, хафизлыкка ирешүләрен документ белән раслау. Шулай итеп, нәзарәт комиссиясе елына ким дигәндә бер тапкыр җыелып, Коръәнне тулысынча ятлаучылардан имтиханнар кабул итәчәк. Шунысы әһәмиятле, шаһәдәтнамәне Коръән-Кәримне үзлегеннән ятлаучыларның да имтихан тапшырып алырга мөмкинлеге бар. Комиссия каршында хатасыз, бернинди кимчелекләрсез, барлык кагыйдәләр буенча Коръәнне яттан теләсә кайсы урыннан укып күрсәтеп, имтиханны уңышлы тапшыручылар Коръәнне ятлау турында нәзарәт шәһадәтнамәсенә лаек була. Комиссия каршында ир-атлар һәм хатын-кызлар имтихан тота ала. Имтихан комиссиясе составында – Коръән-хафизлардан торган нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре, дини уку йортларында хезмәт куючы остазлар.


DSC_9520_1.jpg