Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләрне Тимур хәзрәт чалма чорнарга өйрәтте

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе шәкертләре өчен чалма чолгау дәресе узды. Аны остазыбыз Тимур хәзрәт уздырды.


a1eee691-6659-464f-a0fb-d965979eab32.jpg


Шунысын да искәртеп узарга кирәк, чалма чолгау дәресләре мәдрәсәбездә даими үткәрелә. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт ассызыклап узганча, мондый дәресләр борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калырга һәм торгызырга ярдәм итәләр.


c55a1746-0791-4ab1-9a2e-fa4d3cad2f68.jpg


Чалма чалу тәртипләре, узган гасыр ахырында, халкыбызның күренекле дин әһеле, Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) тарафыннан торгызыла. Шунысы игътибарга лаек, Габделхак хәзрәтнең үз кулы белән 2001 нче елда эшләнгән чалмасы мәдрәсәбезнең музеенда саклана. Бүген аны килүче һәркем күрә ала.


c536cf75-8b23-4ca9-bba9-0e61bb35cd74.jpg


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Чалма киеп укыган намаз, чалмасыз укыганына караганда, егерме биш тапкыр күркәмрәк, ә җомга намазы исә чалмасыз укыганына караганда җитмеш тапкыр кыйммәтрәк”, – дигән. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләрне мөмкин кадәр күбрәк тәҗрибә туплап калырга чакырды. “Ислам динендә баш киеме зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм беркайчан да баш киемсез йөрмәгән. Чалма киеп намаз укуның хасияте һәм биреләчәк саваплары хакында йөздән артык хәдис билгеле. Мәдрәсәбез остазы Тимур хәзрәт Ибраһимов сезне чалма чолгау серләренә төшендерә. Аңа Аллаһының рәхмәте булсын. Остазларыбыздан өйрәнеп, аны башкаларга да җиткерик”, – диде ул.


5889205c-46d3-4a62-b65b-23813c3b3ba5.jpg


Безнең мәдрәсәдә гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә зур урын бирелә. Халкыбызның бөек фикер иясе, дин галиме Шиһабеддин Мәрҗани заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф, милли тел», - дип язган иде. Без мәдрәсәдә менә шул юлны истә тотып эшлибез дә.


696268c2-c42c-463b-afc3-654f8f077441.jpg


Килгән шәкертләргә беренче айларда үк тарихи татар мәдрәсәләренә хас форма тектерер өчен үлчәү алына. Аның өлгеләре егеменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасынннан күчерелде. Шәкертләребез башына классик татар түбәтәе кия. Шәкертләребез шулай ук читек киюне гадәткә кертәләр. Бүгенге көннән барлык шәкерт тә, Тимур хәзрәт ярдәме белән, үзләре чолгаган чалмалы да булды.


Шулай итеп беренче көннән үк безнең шәкертләр татар киеме әдәбенә өйрәнәләр. Бу аларны тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтне хөрмәт итәргә өйрәтә.