Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр Татарстан Милли китапханәсендә узган чараларда катнаштылар

Шәкертләр Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар фондында булдылар. Алар бу чарага мәдрәсә остазы Равиль хәзрәт белән бардылар. Шәкертләр шулай ук кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге экспонатлар белән таныштылар.


210cd270-2312-4fbe-9c24-4a5b35537879.jpg


Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә «Текст» китапханә фестивале кысаларында, 2008 елдан чыгып килүче «Татар археографиясе» сериясенең 30-нчы юбилей басмасын – «Милли китапханәнең археографик экспедицияләре: 30 еллык тәҗрибә» исемле китабын тәкъдим итү  кичәсе узды. Анда безнең мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре дә катнашты.


c3328482-20a2-4e43-af7f-84714dc86fc9.jpg


Тәкъдим итү кичәсендә фәнни һәм дини оешмалар, Казан шәһәренең югары уку йортлары, масскүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният һәм мәгариф оешмалары вәкилләре,  Милли китапханәнең  кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре, һәм, иң мөһиме, – төрле елларда археографик экспедицияләрдә катнашкан кешеләр булды. 30 еллык экспедицияләрнең нәтиҗәләре, сирәк очрый торган табышлар һәм археографик эшчәнлекнең киләчәге хакында җанлы әңгәмә узды.


723a3c5e-b359-464b-83ac-e00dc874f914.jpg


«Татар археографиясе» сериясенең утызынчы юбилей чыгарылышы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган археографик сәфәрләр, кулъязма чыганакларны эзләү, барлау, өйрәнүгә багышланган язмалардан гыйбарәт. Җыентыкның автор-төзүчесе – китапханәнең өлкән фәнни хезмәткәре, археограф, текстолог, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов.


467e66a9-47a6-42a2-bda2-75a8eea92d64.jpg