Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Коръән уку бәйгесе узды

Мәдрәсә мөдире: - һәрбер хак мөселман, Аллаһының Изге китабы булган Коръәни-Кәримне уку һәм яттан өйрәнүне дәрәҗә саный, шуңа омтылып яши. Шөкер, бүген бу изге эшкә өйрәтү өчен тулы мөмкинлекләр бар. Без бүген сезнең белемегезны сынап карыйбыз, диеп ассызыклады.


7eded365-c12d-403a-a40a-89e8ee1aeb9e.jpg


Бәйгедә шәкертләрне, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Коръән-хафизлар әзерләү мәркәзе җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов, мәдрәсә мөгаллимнәре Равил хәзрәт, Аяз хәзрәт, Ильдар хәзрәт, Хәйдәр хәзрәт кебек күренекле остазлар тыңлап бәя бирде.


a8659d9d-298c-4c36-babb-ef8673cc8ac6.jpg


Шәкертләрдән иң яхшы укучылар сайлап алынды һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Инде алар башка мәдрәсә шәкертләре белән зурырак бәйгеләрдә ярышачаклар.


219948fb-306e-476f-85f8-712476165b13.jpg


Бәйгедән соң шәкертләр Җәлил хәзрәттән үгет-нәсыйхәт алдылар. Ул, дин әһеленең матур итеп Коръән уку белүе бик мөһим. Ул матур һәм чын күңелдән, ихластан укып әдамнәрнең күңелен йомшарта ала, дингә өнди, кешенең Аллаһыга буйсынуын һәм Аңа мохтаҗ булуын күрсәтә, диеп шәкертләрне вәгазләде.


f2b27048-00c0-49b8-8e30-7b87eace02f9.jpg


Баш казый, Коръәни-Кәримне балачактан өйрәнүгә күңелен салган бүгенге шәкертләр арасында киләчәктә укуларын Коръән өйрәнү үзәкләрендә, зурырак дини уку йортларында дәвам итүчеләр, дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, җирлегебезгә олы гыйлемле имамнар, зур остазлар булып әйләнеп кайтучылар да булыр, ә алар безгә бик тә кирәк диеп фикерен үтемле итеп җиткерде.


e86c31fa-3244-4841-b482-4c72fb7bd7a2.jpg