Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Индус һәм Энгель ага Таһировлар шәкертләргә студент билетларын тапшырдылар

Беренче курс шәкертләренең мәдрәсәдә гыйлем җыя башлаганнарына ике айга якын вакыт узды. Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәдә укулар инде кызганнан-кыза бара. Инде беренче курс шәкертләре дә тулы укучы булдылар: дәресләр алалар, өй эшләрен башкаралар, мәдрәсәдә узучы иҗтимагый чараларда да, хуҗалык эшләрендә дә актив катнашалар. Алар уку йортыбызның эчке тәртипләренә ияләшеп беттеләр, яңа тектерелгән форма киделәр. Шәкертләргә уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар уку дәверендә тәҗрибәле мөгаллимнәрдән гыйлем алалалар, күренекле имамнар һәм мәшһүр татар зыялылары белән аралашалар. 


864be583-11b4-4943-9943-751e639057ec.jpg


Бүген дә аларга олы юлга фатыйханы күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус ага Таһиров һәм Тарих фәннәре докторы, профессор, "Европа-Азия" Халыкара Гуманитар Академия президенты, Тынычлык мәдәнияте институты ректоры (ЮНЕСКО) Энгель ага Таһиров бирде.


677c9fb9-dc90-49d9-8daf-e35c72e13fe5.jpg



Алар шәкертләргә мәдрәсә тәртипләрен өзлекле үтәргә, укуда сынатмаска, укытучыларга хөрмәт күрсәтергә, милләт асыллары булып җитлегер өчен барлык көчләрен куярга өндәделәр. Тантананы алып барган Ильяс хәзрәт шәкертләрне укуга зур көч куярга, мөгаллимнәргә итагәть итәргә чакырды, тагын бер кат эчке тәртипләргә, кием вә ризыклану тәлабларына басым ясады.



a3276ca0-3ae0-49c2-b33c-06245b2ea6dd.jpg


Намаз тәмам булганнан соң мөхтәрәм галимнәр мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт белән шәкертләрнең уку бүлмәләрен, тору урыннарын карады, уку-тәрбия эшләрен оештыру буенча киңәшләрен бирделәр.


6d6a4a1b-cdb3-45ab-b0f3-6ec6124e4b6b.jpg