Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә Мәүлид чаралары дәвам итә
Мәдрәсәдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби чаралары уза. Анда мәдрәсә мөгаллимнәре, чакырылган кунаклар һәм шәкертләр катнаша.
Бүген Коръән хафиз, Апанай мәдрәсәсе мөгаллиме Неккадам хәзрәт Фәйзуллаев тарафыннан, ошбу мәчет имамы Нияз хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә Мәүлид касидәләре укылды, шәкертләргә татарлар арасында таралган тәртип буенча дәрес бирелде.
26 сентябрьдә кояш баеганнан соң, һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән «туу», «Мәүлид ән-Нәби» Аллаһ Илчесенең ﷺ дөньяга килүен аңлата. Татарстан мөселманнары өчен мәчетләрдә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең ﷺ тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.